ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

1 март көнне "Зөя калкулыклары" шәһәр-курорты базасында тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча ТР Президенты кубогына III фестиваль старт алды.

28 нче февраль көнне район мәдәният йортында «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең гала-концерты булып узды.

2020нче елның 28нче февралендә Җәлил икенче санлы урта мәктәбе базасында район язучысы Мәдинә Маликовага 85 яшь тулу уңаеннан «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип исемләнгән IIIнче Республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Безнең гимназия укучысы хәйрия белән шөгыльләнүче Хөсәенов Даниил кешеләр турында иҗат эшләре конкурсында катнашты.  Даниил 2нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Ә 4нче сыйныф укучысы Замаева Наилә «Һөнәрләр дөньясында»дигән балалар кул эшләнмәләре конкурсында катнашты. Ул 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Бүген район Советының зур залында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.


1
март, 2020 ел
якшәмбе

2020 елның 2 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле бозлавык көтелә.

Бүген Сарман районының Петровский Завод авылында «Сәламәтлек эстафетасы» федераль проекты кысаларында җиңел атлетика буенча йөгерү узды.


29
февраль, 2020 ел
шимбә

Бүген Сарман муниципаль районы авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары арасында Спартакиада кысаларында волейбол буенча финал уеннары тәмамланды.

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.


28
февраль, 2020 ел
җомга

Якташыбыз Мәдинә Маликованың 85 яшьлек юбилеена багышланган III Республикакүләм «Шушы яктан, шушы туфрактан без» фәнни- гамәли конференциясендә «М. Маликова әсәрләре - сәхнәдә» секциясендә Кәшер һәм Сарайлы мәктәпләре укучылары катнашып III дәрәҗә дипломнарга лаек булдылар. Сарайлынын 9 нчы сыйныф укучылары «Оҗмах балалары» трагикомедиясенең бер өлешен сәхнәләштерде, Кәшердән 6-8 сыйныф укучылары «Ал, Сәкинә, Әмрикәне» әсәреннән өзек куйдылар.  

"Сафка басарга бар!"Өч дистә елдан артык, үзенең популярлыгын югалтмыйча, бистәдә ел саен үткәрелә торган хәрби-патриотик конкурс уза. Конкурста катнашучыларның барысы да үз мәктәпләрен лаеклы тәкъдим иттеләр, командирлар ышанычлы рәвештә командаларны җитәкләделәр, тамашачыларга күп сәгатьлек күнегүләрнең нәтиҗәсен тәкъдим иттеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International