ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Карашай-Саклау авыл җирлегендә хезмәт ветераны, СССРның Хезмәт Даны кавалеры, 10 бишьеллык ударнигы, 1945-1965 елларда юбилей медале, СССР халык хуҗалыгының Бөтенсоюз казанышлары (ВДНХ), Шәймөхәммәтов Салман Вәзый улы белән очрашу узды.
2020 елның 20-22 февралендә Сарман авылының «Старт» чаңгы үзәгендә Татарстан Республикасы «Сәламәтлек» XVII авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районнары арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Нәтиҗәләр буенча 1 урынны Саба районы командасы, 2 урынны Сарман районы командасы, 3 урынны Яшел Үзән районы командасы алды.
Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында Муса Җәлилнең иҗаты буенча башлангыч сыйныф укучылары арасында шигырь бәйгесе уздырылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында агросәнәгать комплексын кредитлау өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.
Тиздән Бөек Җиңүнең 75 еллыгы.Илебез өчен шактый кыйммәткә төшкән бу сугышта катнашкан, безгә тыныч тормыш бүләк итүчеләрнең берсе-Илексаз авылында яшәүче Әхмәтҗанов Шәрифҗан Әхмәтҗан улы. Ул Ленинград өчен барган сугышларда катнашкан.Моннан 75 ел элек илебезгә зур кайгы,күп үлем,әче күз яше китергән сугышта катнашкан батырларыбыз турында онытмасак,алар белән горурланып уссәк,тыныч тормышның кадерен белербез. Iушы фикерне киләчәк буынга җиткерү - безнең изге бурыч.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категориясе һәм түбәндәге дүрт юнәлеш буенча уздырыла.
26 нчы февраль көнне «Старт» МБУ базасында, иң көчле спортчыларны һәм командаларны ачыклау максатыннан, Сарман муниципаль районы мәгариф системасы хезмәткәрләре командалары арасында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган, биатлон буенча ярышлар узды.
Ярышларда профсоюз әгъзалары булган мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.
Призлы урыннар алган командалар: 1 урын – Җәлил икенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы, 2 урын – Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы, 3 урын-Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы, профсоюз оешмалары Советы һәм мәгариф бүлеге дипломнары һәм призлар белән бүләкләнделәр.
20 нче февраль көнне Сарман район мәдәният йортында КВН командалары арасында районкүләм конкурсның гала-концерты булып узды. Әлеге конкурс ТАССРның 100 еллыгы, Сарман районы оешуга – 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылды. Конкурсның финалында Илексаз, Александровка, Кәүҗияк, Янурыс, Иске Әлмәт, Чукмарлы, Саклаубаш, Зур Нөркәй, Ләке авыл җирлекләренең КВН командалары катнашты.
26 февраль көнне фронтовик-шагыйрь Әзһәр Габидинең “Җир кешеләр белән матур” исемле китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Китапны бастыруда ярдәм иткән район хакимиятенә, “Яз” нәшриятына, бәйрәмне әзерләүче һәм матур итеп алып баручы район үзәк китапханәсе коллективына, шагыйрьнең якыннарына рәхмәт сүзләре әйтелде.
2020 елның 28 февраленә
2020 елның 27 февралендә 18 сәгатьтән 2020 елның 28 февралендә 18 сәгатькә кадәр