Бүген спорт комплексның залына «Күңелле стартлар» спорт бәйрәменә катнашучылар, җанатарлар, жюри җыелды.
Сарман авылында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган Сарман муниципаль районы мәгариф системасы хезмәткәрләре командалары арасында биатлон буенча ярышлар узды. Анда Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы катнашты.
«ТАССРның 100 еллыгына 100 игелекле эш» хәйрия акциясе кысаларында мәктәп укучылары тыл ветеранына тимурчылык ярдәме күрсәттеләр.
"ТАССРның 100 еллыгы-100 яхшы эш» хәйрия акциясе кысаларында Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «сабыйларга шатлык бүләк итик» дигән чара үткәрделәр. 9 нчы сыйныф укучылары, «Айбагыр» волонтерлар отряды әгъзалары балалар өчен искиткеч бәйрәм оештырдылар. Чарага әзерлек барышында балалар үз көчләре белән мәктәпкәчә төркем тәрбияләнүчеләре өчен исемле рәсемнәр ясадылар һәм бастырып чыгардылар. 27 февраль көнне алар мәктәпкәчә яшьтәге балалар янына бардылар, алар өчен уеннар оештырдылар, викторина үткәрделәр. Чара ахырында волонтерлар балаларга әзерләнгән раскраски тараттылар. рус халык әкиятләре буенча. Чара бик мавыктыргыч, позитив узды, барлык балалар да күтәренке кәеф белән калдылар.
20 нче февраль көнне район мәдәният йортында «Җәлил укулары» районкүләм әдәби бәйгесенең зона туры булып узды. Балалар М.Җәлилнең шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар.
Туган тел-иң матур , иң газиз, иң татлы тел. Әти-әни, әби-бабаларыбыз туган көннән башлап туган телдә бишек җырлары көйли, тел ачылуга туган телдә сөйләшергә өйрәтәләр.
Ел саен Сталинград вакыйгаларына багышланган очрашуларны, батырлыклык дәресләрен музей хезмәткәрләре матур традиция белән тәмамлый – безгә очрашуга эзтабарлар килә.
26 февраль 2020 ел “Родники” фольклор ансамбле кызлары “ Я лечу над Россией” дип аталган әдәби музыкаль композиция белән чыгыш ясадылар. “Родники” ансамбле төрле фестивальләрдә катнашучы, үз өсләрендә даими эшләүче, эзләнүчән коллектив буларак , Сарман сәхнәсендә дә үз исемнәренә тугры булып калдылар. Аларның чишмәдәй көчле һәм чиста тавышларын халык бик яратып кабул итте.
26нче февраль көнне Җәлил мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Сафка басарга әзер бул - 2020” дип исемләнгән бәйге булып узды. “Җәлил гимназиясе” командасы лаеклы чыгыш ясады һәм 2нче урынны яулады. Команданы яхшы чыгыш ясавы белән котлыйбыз! Шулай ук аерым конкурсларда призлы урыннар яулаган команда әгъзаларын да билгеләп үтәсе килә. Сөнгатуллин Адель “Автомат сүтү, җыю” номинациясендә беренче урынны алды. Гарифуллин Тимур "Строй әзерлек" номинациясендә җиңүче, моннан тыш, команда “Иҗади конкурс” номинациясендә беренче урынны яулады һәм “Сафка басарга әзер бул - 2020” конкурсында актив катнашканы өчен грамота белән бүләкләнде. Афәрин! Уңышлы чыгышыгыз белән котлыйбыз! Киләсе елда да уңышлар телибез!
3 Б сыйныф укучысы Садыкова София рус теле буенча Winkid кышкы олимпиадасында җиңүче булды. Укытучысы: Кәримова З. Ф. Лаеклы катнашуы һәм яхшы нәтиҗәләре белән котлыйбыз. Аңа иҗади уңышлар, илһам һәм яңа җиңүләр телибез!