ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2020 ел
җомга

18 сәгатьтән. 28 февраль 18 сәгатькә кадәр. 2020 елның 29 феврале

2020 елның 03 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Е.Ю. Степанова гражданнарны кабул итә.

 28 февраль көнне 4 нче номерлы "Сандугач» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теле һәм рус телләренә өйрәтүдә уен технологияләрен куллану" темасы буенча тәрбиячеләрнең район база мәйданчыгы утырышы булып узды.

27 нче февраль көнне Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә  "Тере классика" Бөтенроссия яшь шигырь укучылар конкурсының мәктәп этабы узды. Әлеге конкурсның максаты-балалар арасында укуны пропагандалау, китап укучылар күзаллауларын киңәйтү, талантлы укучыларга ярдәм итү.

Безнең мәктәп укучылары рус һәм чит ил әдәбияты әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Алар әсәрнең текстын сайлауга җентекләп килделәр, сайлап алынган эпизодларны укыдылар.Жюри әгъзалары балаларның яхшы әзерлекләрен билгеләп үттеләр һәм җиңүчеләрне билгеләделәр. Мәктәп турында җиңүчеләр конкурсның муниципаль этабында чыгыш ясаячак.

“ТАССРның 100 еллыгына-100 изге эш” акциясе кысаларында, Әлмәт мәктәбе укучылары волонтерлык эше оештырдылар.

Бөек Җиңүнең - 75, ТАССРның - 100, Сарман районының 90  еллыгын  каршылап, Сарман үзәк китапханәсе хезмәткәрләре якташыбыз, фронтовик-шагыйрь,Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әзһәр Габидинең “Җир кешеләр белән матур” китабын тәкъдир итү кичәсен үткәрделәр. 

26 нчы февраль көнне «Старт» МБУ базасында Сарман муниципаль районы мәгариф системасы хезмәткәрләре командалары арасында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган, биатлон буенча ярышлар узды.

23 февраль көнне Минзәлә районы Җәмәк авылында Җиңүнең 75 еллыгы һәм Советлар Союзы Герое Фәхразый Галиев истәлегенә багышланган районара мини-футбол ярышлары узды

Безнең балалар бакчасында Бөек Ватан Сугышының 75 еллыгына багышланган кичәләр узды.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Карашай-Саклау авыл җирлегендә хезмәт ветераны, СССРның Хезмәт Даны кавалеры, 10 бишьеллык ударнигы, 1945-1965 елларда юбилей медале, СССР халык хуҗалыгының Бөтенсоюз казанышлары (ВДНХ), Шәймөхәммәтов Салман Вәзый улы белән очрашу узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International