ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

«Татарстан Республикасында социаль конракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү» турында 635 нче номерлы ТР Министрлар Кабинетының карарына үзгәрешләр кертү сәбәпле, 18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк баласы булган аз керемле гаиләләр белән социаль контрактлар төзү буенча актив эш алып барыла.

 Сарман районы “Шәфкатъ”  халыкка социаль ярдәм күрсәтә  үзәгенең гаилә һәм балаларга  социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре торак – көнкүреш шартлары акты нигезендә әңгәмә кәгазе тутыралар, авыр тормыш хәленнән чыгу чараларын үз эченә алган гаиләне социаль адаптацияләү программаларын эшлиләр. Бугенге көндә “Шәфкатъ” узәге белгечләре тарафыннан социаль түләүләргә 9 дан артык гариза белән эш башкарылган.

«Шәфкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Волонтер» берләшмәсе активистлары «Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлимов Мизхәт Хәлим улы янына бардылар. Өендә волонтерлар кар чистартуда булыштылар, юлларны чистарттылар. Мизхәт Хәлимович гармуннар коллекциясен күрсәтте һәм аларның берсендә уйнады. Волонтерлар ветеранга ныклы сәламәтлек теләделәр.

 

Җәлил поселогында яшәүче Ибраһимов Әнәс Исмәгыйль улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Кышкы каникул алдыннан икенче санлы Җәлил урта мәктәбендә районның 90, ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Авыл ишегалды” конкурсы үткәреләчәге турында хәбәр ителде.

Бүген мәктәбебездә 1 нче сыйныф укучыларының “Әлифба бәйрәме” узды. Укучылар үзләрен хәреф танырга, иҗекләп укырга өйрәткән китапка рәхмәтләрен, җырлар, шигырьләр аша җиткерделәр.

27 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр Җәлил беренче санлы мәктәбендә 7-11 сыйныф укучылары арасында волейбол буенча мәктәп ярышлары узды. 1 урынны 11 сыйныф командасы, 2 урынны 10а һәм 7а, 3 урынны 10 б сыйныфы командасы яулады. Котлыйбыз!

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Карашай - Саклау авыл мәдәният йортында  әти - әниләр, белгечләр һәм балалар өчен мәгълүмат стенды әзерләнде. Мәгълүматтан республика, аның территориясе формалашуның кызыклы мизгелләре турында белергә мөмкин.


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

«ТАССРның 100 еллыгына -100 яхшы эш» хәйрия акциясе кысаларында, «З.Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе»нең 1 нче сыйныф укучыларына «Исәнме, минем Татарстаным»  дип аталган  китаплар бүләк иттеләр.

4.02.2020 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә: - көндез 3 февральдә, төнлә һәм көндез 4 февральдә юлларда көчле бозлавык; - көндез 3 февральдә, төнлә һәм иртән 4 февральдә томан.

Урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 14 метрга кадәр, төнлә һәм максималь температура көндез -2..+2.

Мультимедиа журналистикасы-журналист материалын тәкъдим итүнең билгеле бер ысулы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International