ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Җәлил 1 нче санлы мәктәбе укучысы Нигъмәтуллина Аделина җәмгыять белеме буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булды, укытучысы Ягудина З. Ф. котлыйбыз!

22 гыйнвар көнне Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган гомуммәктәп сыйныф сәгате узды.

Мәктәбебезнең 4нче в сыйныф укучылары мәктәбебезнең элеккеге укучысы, хәзер инде Җәлил балалар сәнгать  мәктәбе директоры Гыйльметдинова Гөлзирә Мохтар кызы янында кунакта булдылар.


22
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

2020 ел - Татарстан Республикасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтү елы дип игълан ителде.Шул датага карата Кәүҗияк авыл китапханәсендә "Гасырлар кичкән тарих" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

23.01.20

Аязучан болытлы һава. Вакыты белән бераз кар. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр..-8, көндез максималь һава температурасы -2..-5. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

        2020 елның 21 гыйнварында Сарман муниципаль районында « Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль-тернәкләндерү бүлегенең социаль хезмәт алучылар өчен өстәл теннисы буенча турнир үткәрелде.

           Теннис мәйданчыгында азарт һәм җиңүгә омтылыш рухы хөкем сөрде. Уенчыларның яшьләре зур булуга карамастан, оппонентларның тупларын җитезлек белән тар-мар иттеләр, ә ярыш күпләр өчен җиңү түгел, ә катнашу мөһим булган мавыктыргыч чара булды. Уенчылар ярыш нәтиҗәләре буенча бик канәгать калдылар, шулай ук күбрәк спорт чараларын үткәрүләрен сорадылар.

    Ярышларда катнашучыларга һәм җанатарларга елмаюлар, дәрт һәм позитив бүләк иттеләр. Чара ахырында истәлекле бүләкләр тапшырылды. Катнашучылар спорт залын бик яхшы кәеф белән киттеләр һәм киләсе елда да әлеге чарада катнашырга вәгъдә бирделәр.

Сарман районынын 90 еллыгы уңаеннан Сарман гимназиясенең Хәниф Хайруллин исемендәге музеенда 8нче б сыйныф укучылары белән "Сарман" гәҗите редакторы Сабирова А. А. белән очрашу үтте. 

Бүген Мортыштамак авыл җирлегендә гражданнар алдында отчет җыелышы узды, анда узган елга йомгак ясалды.
 

Башлангыч сыйныф укучылары атналыгы кысаларында 1-2нче сыйныф укучылары "Әкияттә кунакта" булдылар.

2020 елның 21 январендә Әлмәт авыл җирлегендә отчет җыелышы узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International