ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Александровка авыл җирлегендә гражданнар алдында отчет җыелышы узды, анда узган елга йомгак ясалды.

Петровка Завод урта мәктәбендә "Мәктәп дозоры" ЮИД отряды (яшь инспекторлар хәрәкәте) яктылыккайтаргычлар булу  буенча рейд үткәрде.

21 гыйнварда 1В сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Х.М. Ихсанова җитәкчелегендә “Кышын кошларны ашатыгыз!” хәйрия акциясе үткәрделәр. Укучылар дәрестән соң мәктәп бакчасындагы агачларга 25 кулдан ясалган  җимлекләр элделәр.Балалар ата-аналары белән кошларга җимлекләр әзерләделәр, аларның һәрберсе үзләренең фантазияләрен һәм тырышлыкларын күрсәттеләр. Укучыларның барысы да бик теләп эшләделәр, чөнки алар мөһим һәм файдалы эш башкаруларын беләләр иде. Балалар һәр җимлеккә  бөртекле азыклар салдылар. Хәзер инде балалар олыларның сизгер җиткчечелеге астында, канатлы дусларыбыз өчен һәрвакыт җимлекләрдә азык булуын күзәтәчәк.


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Кәүҗияк авыл җирлегендә гражданнар алдында хисап җыелышы узды.

Бүген Янурыс авыл җирлегендә гражданнар алдында хисап җыелышы булып узды, анда узган елга йомгак ясалды.

Бүген Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә гражданнар алдында хисап җыелышы булып узды, анда узган елга йомгак ясалды.

      Бүген Җәлил 4 нче санлы  “Кызыл калфак” мәктәпкәчә белем-тәрбия  бирү оешмалары педагогларының иҗат инициативасын үстерү, һөнәри осталык, тәҗрибәләрен баету максатыннан,ел саен үткэрелеп килә торган “ Ел тәрбиячесе” республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы  үтте . Конкурста катнашучы  9  педагог  балалар белән педагогик шөгыль күрсәтү, иҗади проект яклау,профессиональ осталык күнекмәләре формалаштыру  мастер классы буенча коллегалары һәм жюри алдында сынау үттеләр. Чаралар педагогның методик компетентлылыгын,оригиналь оештыру осталыгын,яңалык, киләчәктә куллану өчен отышлы булуы һәм башка тиешле критерийлар  буенча бәяләнде. Конкурс җиңүчесе Җәлил 5нче санлы  “Әкият” балалар бакчасы музыка җитәкчесе Петрякова Р.Р, призёр   Җәлил 4 нче санлы  “Кызыл калфак” балалар бакчасы тәрбиячесе Мулиева Э.Р билгеләнде. Алар 17 нче февраль көнне Азнакай шәһәрендә булачак зона этапында район данын яклаячаклар.

2020 елның 20 нче гыйнварында Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүче ветераннар белән, бәйләм бәйләү һәм гәҗиттән бөтереп эшләнгән таякчыклар кулланып үрү буенча дәрес үткәрелде. Әлеге технологиянең максаты – кешеләрне кул астындагы материалдан нәфис һәм файдалы әйберләр ясарга өйрәтү, шәхес үсеше өчен шартлар тудыру. Иң матур хисләрнең берсе – иҗат итү шатлыгын тою һәм сынап карау.

  2020 елның гыйнварында «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Сарман районы ветераннар активы өчен "Чишмә"вокаль ансамбле чыгышы оештырылды. Бөтен зал уңай, шатлыклы энергия белән тулы иде. Ансамбль үзенең күңелле, җанга үтеп керердәй чыгышы белән сокландырды. Ял итүчеләр чыгышны бик теләп, яратып карадылар.

21 нче гыйнвар көнне башлангыч класслар атналыгы кысаларында 3нче а hэм 3нче б сыйныфлары арасында Равия Рафаиловна һәм Гөлия Фоатовна "Барысы турында" дип аталган интеллектуаль уен уздырдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International