2019 елның 6 декабрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, инвалидлар декадасы уңаеннан, социаль хезмәт алучылар өчен «Айсылу»кинофильмы күрсәтелде. Россиядә һәм башка илләрдә Халыкара инвалидлар көне җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү өчен үткәрелә. Инвалидларга мөнәсәбәт – җәмгыятьнең җитлегүенең, аны берләштерүнең һәм яшәү сәләтенең мөһим күрсәткече. Бүгенге көндә сәламәтлекләре белән проблемалары булган кешеләрнең лаеклы яшәүләре, аларга карата игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү һәрберебездән тора.
Җәлил гимназиясендә "Безнең йорт-гаилә һәм мәктәп" айлыгы кысаларында 1-11нче сыйныф укучылары арасында "Минем шәҗәрәм" дигән проектлар конкурсы узды. Балалар үз эшләре белән шаккатырдылар, барысы да конкурска җаваплы һәм иҗади якын килделәр. Афәрин!
9нче декабрь көнне мәдәният йортында "В.Спиваков фондының IV академиясе. Балалар-балаларга. Татарстан." күргәзмәсе ачылды. Безнең укучылар "Театр иҗаты" дигән темага мастер-класста катнаштылар.
9нче декабрь көнне "Җәлил гимназиясе"ндә "Минем Россиям, минем Татарстан!". Бистә башлыгы Кәримов Р. А. балаларны котлады, иҗади уңышлар теләде һәм кечкенә бүләкләр тапшырды.
Җәлил гимназиясе "Бер Команда Бул" 6нчы декабрьдән 8нче декабрьгә кадәр Казанда «Костер» балалар-яшүсмерләр спорт үзәге ел саен уздырыла торган бәйгенең иң яхшы командасы исеме өчен көрәшергә финалистлары җыелды. Алар арасында Җәлил гимназиясенең "Яңа хәрәкәт" исемле мәктәп үзидарәсе командасы, җитәкчесе Граханцева Е.Р. да бар иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Гарипова Әлфирә «Иң яхшы лидер" номинациясендә җиңүче булды. Команданы котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Иске Кәшер авыл җирлегендә игелек кылу атнасы бара
9 декабрь-Геройлар көне уңаеннан, Мортыштамак авыл советы, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, яшь армиячеләр тукай района Хуҗи авылында җирләнгән Хезмәт Герое Әхмәтов Дамир Рәхми улының каберенә зиарат кылдылар.
7 нче декабрь көнне Петровка Завод урта мәктәбендә "Көрәш" буенча Сарман муниципаль районы шәхси-команда беренчелеге булып узды. Ярышларда Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 2 укучы: 5 нче сыйныфтан Сәләхов Руслан һәм 6 нчы сыйныфтан Сөләйманов Радмир катнашты. Сөләйманов Радмир призлы 3 нче урынны алды. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз!
Инвалидлар декадасы уңаеннан, 7 нче декабрь көнне Ләке авыл җирлеге башкарма комитеты, мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларыбызга күчтәнәчләр таратып чыкты.
Без барыбыз да ирекле җәмгыятьтә яшибез, һәм һәрберебез аның гадел һәм намуслы булуын, кешеләрнең калын акча янчыгы һәм йогынтылы туганнары өчен түгел, ә белем һәм осталыклары, дөньяны яхшырак һәм чистарак итәргә омтылуы өчен бәяли белүен телибез. Ел саен бездә «сәламәт» җәмгыятьне, коррупциядән һәм ришвәтчелектән азат булган кешеләрне тәрбияләүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә. Безнең район мондый чараларда актив катнаша һәм әлеге тематикага багышланган республика конкурсларында призлы урыннар яулый.