ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

7 нче декабрь көнне Петровка Завод урта мәктәбендә "Көрәш" буенча Сарман муниципаль районы шәхси-команда беренчелеге булып узды. Ярышларда Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 2 укучы: 5 нче сыйныфтан Сәләхов Руслан һәм 6 нчы сыйныфтан Сөләйманов Радмир катнашты. Сөләйманов Радмир призлы 3 нче урынны алды. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз!

Инвалидлар декадасы уңаеннан, 7 нче декабрь көнне Ләке авыл җирлеге башкарма комитеты, мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларыбызга күчтәнәчләр таратып чыкты.

Без барыбыз да ирекле җәмгыятьтә яшибез, һәм һәрберебез аның гадел һәм намуслы булуын, кешеләрнең калын акча янчыгы һәм йогынтылы туганнары өчен түгел, ә белем һәм осталыклары, дөньяны яхшырак һәм чистарак итәргә омтылуы өчен бәяли белүен телибез. Ел саен бездә «сәламәт» җәмгыятьне, коррупциядән һәм ришвәтчелектән азат булган кешеләрне тәрбияләүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә. Безнең район мондый чараларда актив катнаша һәм әлеге тематикага багышланган республика конкурсларында призлы урыннар яулый.

6 декабрь көнне безнең мәктәптә "Яңа ел базары"дигән хәйрия ярминкәсе булып узды. Балалар бик теләп Яңа ел атмосферасына чумдылар һәм уңай эмоцияләр тупладылар.

Бүген утырышлар залында район Советының атналык киңәшмәсе булды, аны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева алып барды.

Ленизада кунакта.

Инвалидлар декадасы уңаеннан, Карашай-Саклау авыл җирлеге башкарма комитеты мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларыбызга күчтәнәчләр таратып чыкты.


8
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

"Советлар Союзы Герое А.А.Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе"нең укучылары яшь армиячеләре белән берлектә Советлар Союзы Герое Казаков А. А. каберлегенә веноклар салдылар.

7 декабрьдә Петровка Завод  мәктәбендә районкүләм көрәш буенча ярышлар булып узды.


7
декабрь, 2019 ел
шимбә

Кәүҗияк  төп  гомуми  белем  бирү  мәктәбе  укучылары  Бөтенроссия  күләмендә  мәгълүмати  куркынычсызлык  буенча  узучы  контроль эштә (онлайн-тест) катнаштылар. Балалар  Интернет челтәрендә   иминлек  дәрәҗәсенең  яхшы булуын  күрсәттеләр  һәм  мәгълүмати  грамоталылык  дәрәҗәсен  раслаучы  сертификатлар  да  алдылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International