Бүген утырышлар залында район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барган атналык киңәшмә узды.
19 ноябрь көнне Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Галиҗанәп сүзлеге"дигән темага сүзлек дәресе узды.7 нче сыйныф укучылары "сүзлек дәресе"фильмын карадылар, сүзлекләр төзүчеләр турында мәгълүмат алдылар, күргәзмә әзерләделәр.
Бихисап күп бәйрәмнәр арасында- Әниләр көне иң мөһиме, иң яктысы, иң хөрмәтлесе дисәк, ялгыш булмас. Шушы нурлы бәйрәмгә багышлап, И.Г. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктебе укучылары үзләренең йөрәк җылысын җыр- бию аша бүләк иттеләр.
2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
1 нче декабрь көнне Сарман авыл жирлегендә узара салым җыю буенча референдум үтте. Сарман мәдәният йорты хезмәткәрләре матур концерт оештырдылар.
Кичә Югары Чыршылы авылында яшәүче Ардыханова Әткия Хөснетдин кызына 90 яшь тулды.
Шушы көнннәрдә ТР Муниципаль берәмлекләре гомуми белем бирү оешмаларының 1-11 сыйныф укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Бозда һәм суда сак булам» дип аталган республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Иске Кәшер урта мәктәбе укучылары видеороликлар конкурсында җиңү яуладылар һәм бу чарага чакырылдылар. Барлык катнашучыларны да югары үтүчәнлектәге техника (һава мендәрендәге судно, ссазлык, кар көртеннән йөрүче ТРЭКОЛ, SHERP кар чанасы, квадрацикл, кардан йорүче янгын автомобиле), коткару чаралары, кинологлар хезмәте белән таныштырдылар. Балалар бик күп яңалыклар белделәр, онылмас тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр алдылар. Коткаручылар балаларны коткару техникасына утыртып йөрттеләр. Бу малайлар өчен бигрәк тә кызыклы булды!
22 ноябрьда Сузлекләр Коне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Илексаз төп гомумбелем бирү мәктәбендә “Сүзлекләр дөньясында” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде.8-9 сыйныф укучылары беренче танылган русча аңлатмалы сузлек төзүче В.И.Дальга багышланган стена газетасы чыгардылар.
МБГББУ "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе" укучылары Әниләр көне уңаеннан иң якын кешеләренә бүләкләр әзерләделәр. Укучылар әниләргә багышланган презентацияләр карадылар, әниләр турында җырлар тыңладылар.
"ВИЧ һәм СПИД проблемалары турында" бердәм мәгълүмат сәгате