Нәфис сүз белән кызыксынуны формалаштыру, шигъри сүзнең матурлыгын һәм тәэсирлелеген тоя белү максатыннан, Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге тарафыннан 2019 нчы елның 23 нче октябреннән 13 нче ноябренә кадәр «Җәлил укулары»дип исемләнгән халыкара әдәби конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. 5 В сыйныф укучысы Гатин Илфат-җиңүче, 2 В сыйныф укучысы Кириллов Глеб 2 урынны, 9 В сыйныф укучысы Габидуллина Эльвира 3 урынны яулады. Без укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
23нче ноябрь көнне 2А сыйныфында әниләр көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм матур итеп бизәлгән сыйныфта узды. Балалар әниләргә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, күңелле конкурсларда катнаштылар. Барысы да бәйрәмнән канәгать калдылар.
Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” хезмәткәрләре белән очрашу узды. Алар 8,9 нчы сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш буенча чара уздырдылар. Чара барышында бик күп төрле һөнәрләр искә алынды , һөнәрләрнең төрләре турында видеоролик күрсәтелде һәм соңыннан укучыларга тренинг үткәрелде.
23 ноябрьдә ТР балалар оешмалары Советы, ТР Президенты кушуы буенча, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән, Җәлил икенче урта мәктәбендә «Яшь гражданнар форумы» үткәрде»
22 ноябрь көнне Җәлил икенче урта мәктәбендә Әниләр көненә багышланган чара булып узды.
2019 елның 24 ноябренә
2019 елның 23 ноябре 18 сәгатьтән 2019 елның 24 ноябре 18 сәгатькә кадәр
22 нче ноябрь көнне Кәримова З.Ф., Рәхимова Е.Ф. җитәкчелегендә 3 нче сыйныф укучылары – Сүзлек бәйрәме уздырдылар. Бәйрәмдә күргәзмә оештырылды, укучыларның проект эшләре күрсәтелде, уеннар уйналды. Бәйрәм 1-5 нче сыйныф укучыларыны бик ошады.
22 ноябрьдә Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Күтәмәле мәктәбендә сыйныф сәгате үтте, китап күргәзмәсе оештырылды. Укучыларга сүзлекләрнең төрләре турында сөйләделәр, китапларның әһәмияте һәм аларны саклап тотуның мөһимлеге турында аңлаттылар.
Бүген бөтенроссия "Сүзлекләр көне» чарасы кысаларында Иске Кәшер урта мәктәбендә һәм филиалда рус теле сүзлекләренә багышланган чаралар узды. Сүзлекче укытучылар җитәкчелегендә В.И. Даль, С. И. Ожегов турында сүзлек дәресләре һәм әңгәмәләр үткәрелде. Ирекле аралашу һәм уен атмосферасында сүзлекләр һәр укучының өстәл китаплары һәм ярдәмчел дуслары булырга тиеш дигән нәтиҗә ясалды.
«Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгендә үзәгендә 22 нче ноябрь көнне Халыкара әниләр көне уңаеннан «Иң матур сүз әни» исемле конкурс булып узды. Анда социаль хезмәтләр җыелмаларыннан файдаланучы гаиләләрдән әниләр, балалар һәм иреклеләр үзәге волонтёрлары катнаштылар. Төрле конкурслар, җыр - бию һәм әлбәттә, бүләкләр бәйрәмнең аерылгысыз өлеше булды.