ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 1 ноябрендә бөтен Россия буенча  «Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе узды.

Сарман авыл үзәк мәйданында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган акция узды. «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Волонтер» берләшмәсе активистлары  триколор-ленталар һәм буклетлар тапшырдылар. Акциянең максаты - яшьләр арасында бәйрәмнәрне популярлаштыру. Бәйрәм гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый үсеш өчен зур әһәмияткә ия, аның тарихы халык бердәмлеге үрнәге булып тора.

Районда ноябрь аеның беренче көне “Зур этнографик диктант” дигән халыкара акция белән башланды.

Республиканың көньяк-көнчыгышындагы «Зәңгәр күл»санаторий-профилакторие базасында «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп һәм студентлар берләшмәләре арасында пневматик винтовкадан ату буенча республика спартакиадасының зона этабы  узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 10 муниципаль районыннан командалар катнашты.Сарман районыннан анда Сарман гимназиясе Форпост отряды активистлары Захарова Зарина һәм Яруллин Марат катнашты.
 


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Бузат чишмәсе» - Чиста су чыганагы, ул һәрвакыт чиста, чишмә суы белән дан тота. Бу уникаль табигать байлыгын саклау - мөһим эш. Әлеге проблеманы хәл итү өчен «Чиста чишмә» акциясе үткәрелде. «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Волонтер» берләшмәсе активистлары  чишмә һәм аның тирә-ягын үләннәр, көнкүреш чүп-чарыннан, пластик шешәләрдән чистарттылар. Чишмәгә ярдәм итү - димәк, үз сәламәтлегеңә ярдәм итү, туган җиребезгә табигый байлыкларын саклап калырга булышу.

Бүген, 30 октябрьдә, Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Азалак авыл китапханәсендә "Йөрәкләрне җилкән иткән язмышлар"дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.  

«Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Зәй районындагы филиалы бүлеге 2019 елның 23 октябреннән 6 ноябренә кадәр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

2019 нчы елның 31 нче октябрендә Сарман гимназиясендә 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә узды. Беренче чирек нәтиҗәләре буенча сыйныф җитәкчеләре чыгыш ясады. Укытучылар сыйныфларда һәм мәктәптә өлгереш дәрәҗәсен анализладылар, кайбер сыйныфларда өлгереш кимүнең сәбәпләрен билгеләделәр, укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшләргә карар иттеләр. Шулай ук БДИ һәм ТДИга әзерлек барышы турындагы мәсьәлә дә каралды. 9, 11 сыйныфларда эшләүче фән укытучылары хисап белән чыгыш ясады.
 

 

29 нчы октябрьда Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Көзге бал бәйрәме үтте. Бәйрәмне башлангыч сыйныфлар укытучысы Әһелтдинова Н.В. үткәрде. Балалар җырладылар, биеделәр, күңелле скетчлар куйдылар, төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәм күңелле узды. 


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Укучыларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү күнекмәләрен формалаштыру максатыннан 28 нче октябрь көнне безнең мәктәптә планлы янгын сүндерү эвакуациясе үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International