ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Бузат чишмәсе» - Чиста су чыганагы, ул һәрвакыт чиста, чишмә суы белән дан тота. Бу уникаль табигать байлыгын саклау - мөһим эш. Әлеге проблеманы хәл итү өчен «Чиста чишмә» акциясе үткәрелде. «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Волонтер» берләшмәсе активистлары  чишмә һәм аның тирә-ягын үләннәр, көнкүреш чүп-чарыннан, пластик шешәләрдән чистарттылар. Чишмәгә ярдәм итү - димәк, үз сәламәтлегеңә ярдәм итү, туган җиребезгә табигый байлыкларын саклап калырга булышу.

Бүген, 30 октябрьдә, Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Азалак авыл китапханәсендә "Йөрәкләрне җилкән иткән язмышлар"дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.  

«Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Зәй районындагы филиалы бүлеге 2019 елның 23 октябреннән 6 ноябренә кадәр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

2019 нчы елның 31 нче октябрендә Сарман гимназиясендә 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә узды. Беренче чирек нәтиҗәләре буенча сыйныф җитәкчеләре чыгыш ясады. Укытучылар сыйныфларда һәм мәктәптә өлгереш дәрәҗәсен анализладылар, кайбер сыйныфларда өлгереш кимүнең сәбәпләрен билгеләделәр, укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшләргә карар иттеләр. Шулай ук БДИ һәм ТДИга әзерлек барышы турындагы мәсьәлә дә каралды. 9, 11 сыйныфларда эшләүче фән укытучылары хисап белән чыгыш ясады.
 

 

29 нчы октябрьда Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Көзге бал бәйрәме үтте. Бәйрәмне башлангыч сыйныфлар укытучысы Әһелтдинова Н.В. үткәрде. Балалар җырладылар, биеделәр, күңелле скетчлар куйдылар, төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәм күңелле узды. 


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Укучыларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү күнекмәләрен формалаштыру максатыннан 28 нче октябрь көнне безнең мәктәптә планлы янгын сүндерү эвакуациясе үтте.

30 нчы октябрь көнне Җәлил икенче урта мәктәбендә 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча укучылар өчен линейкалар үткәрелде.

2019 елның 25-28 октябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә «Киләчәк мәктәбе. Россиядә хәзерге заман мәгарифен үстерү проблемалары һәм перспективалары» темасына VIII Бөтенроссия Белем бирү форумы узды. Форум кысаларында «Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе» конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.  Бәйсез Иҗтимагый совет, конкурсны оештыру комитеты Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбен  «Иң яхшы авыл мәктәбе – 2019» номинациясендә конкурс лауреатларының берсе дип таныды. Белем бирү оешмасы җитәкчесенә «Ел директоры - 2019»  мактау билгесе тапшырылды.

Мәктәп коллективын  әлеге уңышлары белән котлыйбыз, яңадан-яңа җиңүләр телибез!

2019 елның 31 октябренә
2019 елның 30 октябре 18 сәгатьтән 31 октябрь 18 сәгатькә кадәр

30 нчы октябрь көнне «Сарман» кинотеатрында армия сафларына алынучы егетләрне озату кичәсе булып узды. Кичәне район башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев А.Ф. башлап җибәрде. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Гасанов Д.Г., дин әһелләре – Динар хәзрәт, район ветераннар Советы рәисе Миннегулов Н.М., яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Гаделшин И.Р. егетләргә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Кичә мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән җыр-биюләр белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International