ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

25-26 нчы октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә "Яшь натуралистлар"ның  III Республика слеты булып узды, анда 200 ләп табигатьне яратучы балалар катнашты.


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

28 нче октябрь көнне Сарман үзәк балалар китапханәсендә балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәргә 70 яшь тулу уңаеннан Сарман урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары белән “Балалар хыял илендә!” исемле әдәби кичә үткәрелде. Кичәне үзәк балалар китапханәсе методисты Фаузия Язкаровна язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырудан башлады. Бүгенге көндә Рәшит Бәшәр 15 китап авторы. Аның балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган китапларында балаларда хезмәт сөючәнлек, тугрылык, ихласлык, хайваннарга карата мәхәббәт кебек сыйфатларны тәрбияләү максат итеп куелган. Р. Бәшәрнең “Сандугачлы бишек” китабыннан шигырьләре укылды. Авторның “Нәни кунаклар”, “Җәй кызы”, “Сандугачлы бишек”, “Былбыл оясы”, “Ачык капка”, “Иртәгә дә яшисе бар” исемле китапларыннан күргәзмә ясалды һәм  аларга күзәтү үткәрелде. Кичә ахрында балалар китаплар белән таныштылар, битләрен актардылар, рәсемнәрен карадылар.

Җәлил беренче мәктәбе укучысы Галиев Аяз (фәнни җитәкчесе Асылгәрәева Розалия Әнәс кызы) 2019 елның 25-26 октябрендә Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырган яшь натуралистларның III слеты кысаларында үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә җиңүче булды. 

Дүшәмбе иртәсе гимназиянең башлангыч сыйныфлары өчен аеруча шатлыклы үтте. Башлангыч сыйныфта гына укуларына карамастан, балалар укуда да, спорт та да, иҗади конкурсларда да гел  беренчеләр рәтендә.

2015 елдан башлап рус географик җәмгыятенең  попечительләр советы рәисе Владимир Путин инициативасы буенча  ил күләмендә географик диктант үткәрелә.

26нчы октябрь көнне Җәлил гимназиясендә планлы эвакуация үткәрелде. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Әхмәдов Ришат Рифкат Һава тревогасы вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген тагын бер кат искә төшерде. Балалар үзләренең бердәмлекләрен күрсәттеләр.

2015 елдан башлап рус географик җәмгыятенең  попечительләр советы рәисе Владимир Путин инициативасы буенча  ил күләмендә географик диктант үткәрелә.

2017 елда ул халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. Сарман районында  мәйданчык  дуртенче  ел рәттән  Җәлил гимназиясендә оештырылды. Барлыгы 60 кеше үзләренең географиядән белемнәрен тикшерә алу мөмкинлегенә ия булды. Географик диктант язарга Сарман муниципаль районы "Җәлил поселогы" МБ Совет аппаратының эшләре идарәсе җитәкчесе Гарифуллина Гөлнара Ирек кызы, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Хузин Ришат Илшат улы,укытучылар, укучылар килгән иде. География фәнен популярлаштыру әлеге акциянең төп максаты иде. Иң яшь диктант язучы Җәлил гимназиясенең 5б класс укучысы Зиннатуллина Залина булды.


27
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

МБГБУ “Илексаз төп гомумбелем бирү мәктәбе”ндә 25 нче октябрь көнне бөек башкорт язучысы  Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган класс сәгате үткәрелде. Укучылар әдипнең иҗаты белән тирәннәнрәк  таныштылар.

Илексаз мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Рахимова Алсу 25 октябрьда Сарман, Уруссу, Мөслим, Мамадыш районнарының  2008 елгы кыз балалары арасында 100 м га йөзү ярышларында II урынны алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз!

 

Бүген Сарманда Уңыш бәйрәмен билгеләп үттеләр. Игенчеләр хезмәте, аларның хезмәт уңышлары өчен бүген бәйрәм кунаклары һәм бөтен район сөенә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International