2019 елның 27 октябренә
2019 елның 26 октябре 18 сәгатьтән 2019 елның 27 октябре 18 сәгатькә кадәр
Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан Җәлил икенче урта мәктәбендә 5-7 сыйныф укучылары арасында «Көз мистеры һәм миссы – 2019» конкурсы узды.
21-30 октябрь көннәрендә Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә макулатура җыю буенча «макулатура бир – агачны коткар!» акциясе уза. Акциянең төп максаты-әйләнә-тирәлекне саклауга һәм ресурсларны саклауга омтылыш, табигатькә сак караш.
25 нче октябрь көнне Җәлил икенче урта мәктәбендә булачак һөнәри эшчәнлекне сайлау барышында ярдәм күрсәтү максатыннан 10-11 нче сыйныф укучылары өчен Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең менеджмент һәм мәгълүмат технологияләре кафедрасының доцентлары белән һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашу узды. Доцентлар Карпова Н.В., Багазова Г.И. балаларга уку йортының үзенчәлекләре, керү һәм уку мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
24 октябрьдә методик рейдлар кысаларында Күтәмәле мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре өчен «ФДББСны исәпкә алып, мөстәкыйль эшчәнлек өчен үстерү предмет-киңлек мохите булдыру» дип исемләнгән семинар үтте.
20 октябрьдә язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Башкорт-станның халык шагыйре Мостафа Сафа улы Кәримовка (Мостай Кәрим) 100 яшь тулган булыр иде. Иске Минзәләбаш мәктәбендә Мостай Кәрим тууына 100 ел булу уңаеннан төрле чаралар узды. Укучылар укытучылар белән берлектә “Иҗатың өчен мең рәхмәт...!” дип аталган стендны яңарттылар. Мостай Кәрим иҗатына багышланган класс сәгатьләре уздырылды. Башлангыч сыйныф укучылары арасында “ Мостай Кәримнең ”Озын-озак балачак” китабы буенча ачык укулар уздырылды.
23-25 октябрь көннәрендә 1нче мәктәптә 1-11 сыйныф укучылары өчен көзге бәйрәмнәр узды. Урамда салкын һәм җылы атмосфера хөкем сөрә иде. Башлангыч сыйныф укучылары "Лукоморьяда кунакта"әкиятенә эләктеләр.
23нче һәм 24нче октябрь көннәрендә "Җәлил гимназиясе"ндә "Көзге бал" үткәрелде. Барлык сыйныфлар да бик ныклап әзерләнгәннәр иде. Укучылар конкурсларда актив катнаштылар, алдан ук үз видеороликларын күрсәттеләр. Кичә бик күңелле һәм көзге атмосферада үтте.
24 нче октябрь көнне Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә " Көзге бал» кичәсе узды. Бу чара ел саен үткәрелә. Бәйрәм һәр елны укучыларда дулкынлану һәм шатлык уята. Быел бик кызыклы сценарий уйлап табылды, анда барлык укучылар да катнашты.