Республикабызда “2019 ел –урман атналыгы” акциясе дәвам итә.Безнең 2 мәктәбебез дә бу чарадан читтә калмый.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 - 2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу өчен өстәмә конкурс уздыру турында игълан итә.
Бүген семинар-практикумда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм мәктәпкәчә төркемнәр җитәкчеләре « Федераль дәүләт белем бирү стандартларын исәпкә алып, мөстәкыйль эшчәнлек өчен фәнни-пространство мохитен булдыру»темасы буенча эшләделәр. Татарстанда эшче һөнәрләр елына багышланган күргәзмә, « Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен интерактив уен» , «Милли баш киеме калфак әзерләү » мастер-классы катнашучыларга темасын белем- күнекмәләрен янартырга ярдәм итте . Семинарда шулай ук балалар бакчаларында үстерешле тирәлек мохитен оештыруның теоретик һәм практик мәсьәләләре каралды.
Бүген Н.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы вәкилләре белән очрашу булды.
Сарман үзәк балалар китапханәсендә «Маҗаралы китаплар патшалыгында» исемле кичә үтте. Кичә үткәргәндә балаларны батыр булырга, зурларның сүзләрен тыңларга, хезмәтне яратырга, дус һәм тату яшәргә өйрәтү максат итеп куелды. Чарада катнашучылар әкиятләрнең тылсымлы дөньясына эләктеләр. Тылсымлы, күңелле, моңсу һәм хәтта куркыныч әкиятләрләр дә һәрчак кызыклы. Балалар белән бергә әкиятләрнең башын һәм азагын искә төшердек: «борын – борын заманда...», «бервакыт...», «кайбер патшалыкта, кайбер дәүләттә... », ә әкият азагында «алар озак һәм бәхетле яшәгәннәр..." алар бик тиз әйтеп бирделәр. Берничә әкиятне балалар яттан сөйләделәр, «Колобок», «Кызыл Калфак», «Карлсон», «Шалкан» һәм башка яраткан әкият геройларын искә төшереп үттеләр. Кичә азагында нәни дусларыбыз «Колобок» әкиятен сәхнәләштерүдә бик теләп катнаштылар.
8 ноябрьдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак.
24 нче октябрь көнне "Җәлил гимназиясе"ндә 4-6 нчы сыйныф укучылары алдында профилактик әңгәмә белән Сарман муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы Г. М. Гарифуллина чыгыш ясады
Татар -башкорт халкының шагыйре, язучысы, драматургы Социалистик Хезмәт герое, РСФСР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ленин(1984) һәм СССР ның Дәүләт(1972) премияләре лауреаты Мостафа Сафа улы Кәримовка 100 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан сыйныф сәгатьләре уздырылды. Укучылар Мостай Кәримнең тормышы һәм иҗатына багышланган документаль фильм карадылар. Шагыйрьнең шигырьләре, истәлекләреннән өзекләр белән таныштылар.
2019 нчы елның 24 нче октябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән бильярд буенча һәвәскәрләр ярышы узды. Бильярд яратучылар бильярд турнирларының ләззәт һәм файдасы нәрсәдә икәнен белә. Бу – уен күнекмәләрен камилләштерү дә, спорт азарты да, бер-берең белән күңелле аралашу да. Турнирның төп бурычы – сәламәт яшәү рәвешен арттыру һәм пропагандалау. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, катнашучылар үзләренең җитезлекләрен, зирәклекләрен күрсәттеләр. Турнир дустанә шартларда узды.
1 нче мәктәптә кызыклы очрашу булды. Бистәнең өч мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары, ӘГНИ вәкилләре презентациясе белән танышу өчен, беренче мәктәпнең актлар залында җыелдылар.