ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Мәктәпнең алтын юилеена багышланган проект укучыларны уку йортын тәмамлаучылар белән очраштыруын дәвам итә. Чираттагы кунагыбыз – нефтьчеләр  хоккей командасының администраторы  Ангелина Акберова булды.

Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Бозда һәм суда сак булырмын» конкурсының мәктәп туры узды.

Иске Кэшер авыл жирлеге Урта Кэшер авыл клубына узара салым акчасына бильярд  алынды

22 нче октябрь көнне «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Хозур» ветераннар ансамбле концерты булып узды. Үзәктә ял итүчеләр чыгышларны бик яратып кабул иттеләр, алкышларга күмделәр.


22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Ел саен 20 октябрьдә Халыкара Пешекчеләр көне билгеләп үтелә. Дөрес, балансланган һәм сыйфатлы туклану-сәламәт яшәү рәвешенең мөһим компоненты, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен.

22 нче октябрь көнне "Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә Сарман муниципаль районы үзәк хезмәт инспекциясенең әйдәп баручы инспекторы Гатауллина Гөлгенә Радик кызы белән очрашу узды.

        2019 елның 22 октябрендә Сарман муниципаль районының  «Шәфкатъ»   халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Хозур» ветераннар ансамбле чыгышы оештырылды. Залда тулы гармония хөкем сөрде. Ансамбль коллективы үзенең җырлары, уен-көлкеләре белән яхшы кәеф тудырды, кешеләр күңелендә шатлыклы  хатирәләр калдырды. 

Сарман гимназиясенең 10-11 сыйныф укучылары Сарман беренче гомуми белем бирү мәктәбенә барып hөнәр сайлауда юнәлеш алу максатыннан оештырылган чарада катнаштылар.

       2019 нчы елның 21 нче октябрендә Сарман муниципаль районының  «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен өчен пирог көне үткәрелде. Кайсыбыз безнең өйдә пешкән камыр ризыкларын яратмый? Әлеге тәм-томны яратучылар өчен чара оештырылды, анда безнең хуҗабикәләр үзләренең аш-су сәнгатен күрсәтә алдылар, тәмле ризыклар пешерү серләрен бик теләп уртаклаштылар, рецептларын алмаштылар. Чара җылы дустанә шартларда узды һәм пешкән пироглар белән чәй эчү белән тәмамланды.


21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Көз - кул эшләре өчен төрле материал туплап була торган иң яхшы вакыт. Кызыклы әйберләрне нидән иҗат итәргә була соң? Кул эшләнмәләрегез өчен материал булып яфраклар, орлыклар, каштан  һ.б әйберләр хезмәт итә ала. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International