Сезне "Географик диктант - 2019" халыкара агарту акциясенә чакырабыз. Акция 27нче октябрь көнне 12:00 сәгатьтә «Җәлил гимназия»се базасында узачак.
Яшьләр арасында җинаятьчелекне, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган башка хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү максатыннан, 21 октябрь көнне Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча өлкән инспектор, полиция майоры Алиуллин Ф. Ф. белән очрашуы булып узды.
Укучылар белән аралашу түгәрәк өстәл формасында үтте. Әңгәмә барышында балигъ булмаганнарның җинаять һәм хокук бозулар кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турындагы мәсьәләләр яктыртылды. Яшүсмерләргә җинаять җаваплылыгының нинди яшьтән башлануы һәм җинаять кылган өчен нинди җәза кулланылуы аңлатылды. Шулай ук инспектор мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында укучыларның үз-үзләрен тотышы, укучыларның укытучыларга, өлкәннәргә һәм яшьтәшләренә карата ихтирамлы һәм әдәпле мөнәсәбәте мәсьәләләрен дә кузгатты. Әңгәмә инспекторның һөнәри эшчәнлегеннән конкрет мисаллар һәм фактларга нигезләнде.
Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, үз проблемалары турында сөйләделәр. Балалар мәгълүматка җитди карадылар, дөньяда уңай шөгыльләр дә күп булуын искә төшерделәр. Бу-уку, спорт, музыка, сәнгать белән шөгыльләнү, конкурсларда, фестивальләрдә катнашу һ.б., ә бу инде максатларга ирешүнең яртысы дигән сүз.
19 нчы октябрьдә бөтен дөнья татарча диктант язды.
Без дә бу акциядән читтә калмадык. Мәктәп мәйданчыгында диктантны барлыгы 500 кеше язды. Алар арасында укучылар, укытучылар, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, бистә администрациясе вәкилләре, әти-әниләр, “Җәлил чаткылары” әдәби берләшмәсе шагыйрәләре бар иде.
19нче октябрьдә “Татарча диктант” Бөтендөнья белем бирy акциясе yткәрелде.
Туган җиребезне яшелләндерү, ямьләндерү максатыннан, Түбән Ләшәү авылындагы таш юл кырыена агачлар утыртуда Ләшәү-Тамак мәктәбе укучылары зур активлык күрсәттеләр. Алар юл кырыена 3 рәткә каен, нарат, үсентеләре утырттылар. Бу агачлар, киләчәктә аларны утыртучылар хөрмәтенә шаулап үссеннәр.
Җәлил беренче санлы "Каенкай" балалар бакчасының 55 еллык юбилеена багышланган чара узды.
Бүген Сарманда коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең утырышы булды, аны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева алып барды.
Сарман гимназиясенең 3 б класс укучылары музейда интерактив чарада катнашты.
"Сандугач" балалар бакчасында кечкенәдән пластилин белән танышалар.
"Китапка икенче тормыш бүләк ит" акциясе кысаларында Иске Кәшер урта мәктәбе укучылары китапханә фондына китаплар тапшырдылар.