Көз! Искиткеч сүз! Аннан назлы моңсулык бөркелә... Бу елның иң матур чоры һәм гаҗәеп биюдә яфраклар әйләнгән вакыт та. Бу вакытта юкка гына көзге баллар үткәрү кабул ителмәгән.Бүген гимназиядә 6-8 сыйныф укучылары катнашында Көзге бал кичәсе узды. Жюрига укытучылар чакырылган иде.
24 октябрь көнне Петровка авылы китапханәчесе Хәйретдинова С.Р. «Укучының мәдәни нормативы» Бөтенроссия проекты кысаларында «Яраткан китап битләре буйлап»дип исемләнгән әдәби викторина үткәрде. Чарада Петровка урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары катнашты.
Бөтендөнья хайваннарны яклау көне ел саен 4 октябрьдә билгеләп үтелә. Гимназиябездә дә бу теманы күтәрми калмадылар, бүген Гөлия Фоатовна 3-4 нче сыйныфлар өчен җырлы викторина оештырды.
Сарман аграр көллият студентлары спортны үз эченә алган, тошенкелеккә бирелмәскә, узендә ихтыяр көче тәрбияләргә өндәгән “Моя жизнь” исемле нәфис фильм карадылар
Җәлил беренче мәктәбе волонтерлары "Кавказ өчен көрәш"Бөтенроссия яшьләр квестында катнаштылар.
23 октябрьдә “Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә” директорлар җыелышы узды. Җыелышта районның барлык белем бирү учрежденияләренең җитәкчеләре , мәгариф бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Директор килгән кунакларны мәктәп тормышы һәм музей белән таныштырды. Мәктәп укучылары үзләренең кызыклы чыгышлары белән җыелышны тулыландырып җибәрделәр.
23 октябрь көнне Сарман үзәк китапханәсендә чираттагы киңәшмә узды.
Сарман районында «Балалар ышаныч телефоны» акциясе старт алды. Акциянең максаты: балигъ булмаганнарны авыр хәлләрдә ышаныч телефонына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мотивацияләү. Сарман районы «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге «Волонтер» берләшмәсе активистлары балаларга һәм өлкәннәргә ышаныч телефонының нәрсә икәнлеге, аның ни өчен кирәклеге, ышаныч телефонының эшләү принцибы турында сөйләделәр. Барлык катнашучыларга да балалар ышаныч телефоны номерлары белән мәгълүмати буклетлар, флаерлар һәм нигезләр өләшенде.
Бөек башкорт шагыйре, язучы, драматург, публицист, гражданин һәм сугышчы, Бөек Ватан сугышында катнашкан, күп кенә сугыш һәм хезмәт орденнары һәм медальләре кавалеры, күренекле җәмәгать эшлеклесе Мостай Кәримнең тууына 100 ел туу уңаеннан гимназиядә ачык сыйныф сәгате узды.
Бәхетле һәм сәламәт яшүсмерне тәрбияләү мөмкин хәлме? Моны ничек эшләргә? Мәктәп директоры Гөлшат Язкар кызы Идрисова гомуммәктәп ата-аналар җыелышында мәгариф һәм тәрбия өлкәсендәге проблемалар һәм уңышлар турында сөйләде.