Татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшереп карау йөзеннән Иске Кәшер урта мәктәбе, "Татарча диктант" Бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылды.
Татарча диктант язучыларның иң кечкенэләре 5 сыйныф укучылары булса, иң өлкәне, авылыбызның ак әбисе, Галия апа Сираева булды. Аңа 85 яшь. Кечкенәдән китап укырга яраттым,әле хәзер дә яратып укыйм, диктант язып үземне сынап карыйсым килде,- ди Галия апа.
19 нчы октябрь көнне Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Татарча диктант - 2019» халыкара акциясе узды . Диктантны 40 кеше язды. Алар арасында 5-9 сыйныф укучылары, укытучылар һәм татар телен яратучылар бар иде.
“Татарча диктант” белем бирү акциясе “2014–2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Акциянең максаты – татар әдәби телен белү һәм дөрес язуга кызыксынуны үстерү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар теле филологларын һәм укытучыларын популярлаштыру. Бурычлары: татар телен өйрәнергә мотивация үстерү; халыкта татар әдәби телененең орфографик һәм пунктуацион нормаларын белү дәрәҗәсен билгеләү; халык арасында татар орфографиясе һәм пунктуациясе осталарын ачыклау; язма сөйләмдә еш күзәтелә торган хаталарны билгеләү; белем һәм дөрес язу дәрәҗәсен мөстәкыйль рәвештә күтәрергә стимуллаштыру. Шушы максаттан 19 нчы октябрь көнне “Татарча диктант” белем бирү акциясе гимназиябездә дә үткәрелде. Гимназиябездә “Татарча диктант” язуда 250 якын кеше катнашты. Алар арасында Җәлил бистәсенең җирле үзидарә советы җитәкчесе Каримов Рафик Азгам улы, укытучылар, әти- әниләр дә бар иде. Татар теленнән иң өлкән диктант язучы кешегә 64 яшь булды.
19 нчы октябрь көнне "Союзы Герое А. А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә "Татарча диктант" дип исемләнгән Бөтендөнья акциясе үткәрелде
Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә «акча урлау профилактикасы»темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Балаларны алдан ук тормышка әзерләү бик мөһим.
Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе “Татарча яз!” акциясендә катнашты.
19 Октябрь көнне Ляке мәктәбе укучылары һәм укытучылары "Татарча диктант" Бөтендөнья белем бирү акциясендә катнаштылар.
Ляке төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Айбагыр" волонтерлар отряды "Яхшылыг каникулга китми" исемле Бөтендөнья конкурсының "Игелекле старт" номинаөиясендә катнашты һәм җиңүче булды.Хәзерге вакытта отряд үз эшчәнлеген дәвам итә.
19 октябрьдә «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе оештырылды. Аңа Күтәмәле мәктәбе дә кушылды. Укучылардан тыш, диктантны укытучылар, мәктәп һәм Яңа Имән авыл җирлеге хезмәткәрләре, әти-әниләр, авыл халкы яздылар. Ул Роберт Миңнуллинның «Мин кулыма китап алам» әсәре буенча булды.
Милләт гасырлар буена оеша, үз тарихын туплый, әдәбиятын, телен, мәдәниятен булдыра. Кызганычка каршы, глобальләштерү чорында милләтләрнең үзенчәлекләре югалып бара, туган телебезне онытып, чит телләрдә сөйләшәбез.
Матур, моңлы татар телен тагын бер кат искә төшерер өчен, Иске Минзәләбаш мәктәбе укучылары, укытучылары “Татарча диктант” акциясенә кушылды. Диктант язып, үзен сынап карар өчен, авыл халкы да килде. Диктант язган ветеран укытучылар арасында иң өлкәне - Гыйлфанова Миңненур Якуп кызы , аңа 71 яшь. Район башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөһәммәтгәрәев Файзрахман улы да акциядән читтә калмады.
Үз телебезне хөрмәт итик, милләтебезгә юкка чыгарга юл куймыйк!