ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Сарман муниципаль районы «Шәфкать «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» каршындагы «Сарман урта мәктәбе» волонтерлар отряды «Тимурчылар» акциясе үткәрделәр.

Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының муниципаль семинары булып узды

17 октябрьдә Сарман урта мәктәбе базасында рус теле һәм әдәбияты укытучыларының «Иң нәтиҗәле мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне гамәлгә кертү» темасына муниципаль семинары булып узды. Укытучылар үзләренең педагогик тәҗрибәсен ачык дәресләр һәм мастер-класслар аша күрсәттеләр. Барлык катнашучылар үткәрелгән семинарның югары методик дәрәҗәсен билгеләп үттеләр.

Сарман муниципаль районы «Шәфкать «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» каршындагы «Сарман урта мәктәбе» волонтерлар отряды «Без бергә» акциясе үткәрделәр.

Сарман муниципаль районы «Шәфкать «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» каршындагы «Сарман гимназиясе» волонтерлар отряды «A clean future» акциясе үткәрделәр.

Сарманда "Волонтер" иреклеләр хәрәкәте акселерациясе

Җәлил беренче мәктәбенең 4 сыйныф укучысы "Туган як экологиясе"фәнни проектлар конкурсында җиңүче булды. 

19нчы октябрь көнне 11: 00 сәгатьтә "Җәлил гимназиясе"ндә татар телендә белем алуны тикшерү буенча "Татарча диктант"белем бирү акциясеузачак.

Бүген 5 нче а,  2 нче б сыйныф укучылары алдында чыгыш ясаган элеккеге укучыбыз, бүген инде Җәлил китапханәсе мөдире Алия Илдар кызы Фарукшина мәктәп еллары хәтирәсе, үзенең хатирәләре белән генә уртаклашып калмады, ә мәктәбебез тарихын бистәбез тарихы белән бәйләде.


16
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

16 сентябрь көнне Иске Кәшер урта мәктәбендә грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча сыйныф сәгатьләре узды. Аның барышында күрсәтмә материаллар, презентацияләр, мультфильмнар ярдәмендә балалар грипп вирусы төзелеше, аның таралу юллары һәм профилактика чаралары турында белделәр.

Чара ахырында балалар үз алдына сәламәт булу максатын куйдылар.

Сарман районы электр челтәре баш инженеры Набиуллин Илдар Венер улы белән очрашу. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International