ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Дулкын» бассейны артындагы паркта Йөрәк көненә багышланган чара узды.

Бүген "Сарман" кинотеатрында "Салым белдерүләрендә күрсәтелгән салымнарны исәпләү һәм түләү тәртибе, Россия Федераль салым хезмәтенең онлайн-сервисларыннан файдалану тәртибе, шул исәптән ЛК ФЛ сервисының эше турында"дигән темага семинар узды.

26 сентябрь көнне - авылыбыз шагыйре Нур Сәеднең ( Фархиев Хәмбэл) 75 яшьлек юбилее. Шул унайдан Чукмарлы авылы “Туган якны өйрәнү” музеенда очрашу утте. Шагыйрь узенен яна шигырләрен булэк итте.
21 сентябрьдә 1981 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан расланган Халыкара тынычлык көне билгеләп үтелә.Бу көннең максаты-ил эчендә дә, милләтләр арасында да тынычлыкны ныгыту. Чукмарлы авылы китапханәсендә балалар өчен "Тынычлык - бәхете ул дөнья халкының..." дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Алар бәйрәмнең тарихы, тыныч тормыш символы - ак күгәрченнәр турында, дөньяның бөтен кешелек өчен әһәмияте турында белделәр.

25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе
Сарман үзәк китапханәсенә 95 ел тулу уңаеннан "Таныш һәм таныш булмаган китапханә" дип исемләнгән экскурсия үтте. Анда МБББУ “Сарман гимназия”сенең 10Б сыйныф укучылары катнашты. Укучыларны китапханә директоры Роза Гайфуллина сәламләде һәм китапханең тарихы белән таныштырып китте. Роза Юныс кызы укучыларның игътибарлылыкларын тикшерү максатыннан, китапханә тарихы турында сораулар бирде. Ә укучылар сынатмады, җаваплар тиз табылды. Иң җитезләре бүләк тә алды. Аннан укучылар уку залы, китап туплау һәм эшкәртү, методик-библиография, абонемент бүлекләре белән таныштылар.Экскурсия китапханәдә ачылган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, С.Рафыйков, Р. Төхфәтуллин, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы , Сарман районының мактаулы гражданины, тарихчы, шәҗәрәче, галим, шагыйрь Дамир Гарифуллин музеенда дәвам итте. Дамир абый бу очрашуда үзе дә катнашты һәм музей экспонатларының тарихын сөйләде.

Сарман гимназиясе укучылары "Атлаучы автобус"республика акциясенә кушылды.

24 сентябрьдә Казанда «РИТЭК» ҖЧҖ һәм «ЛУКОЙЛ» хәйрия фондының X социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Атлап баручы  автобус» профилактик чарасы булып узды. Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Район җитәкчелеге ярдәме белән "Сәфәр күпере" күперенә алып баручы юл төзекләндерелде"

Быел Карашай-Саклау авыл җирлегендә узган " Агач утырт» акциясендә барлык бюджет оешмалары да актив катнашты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International