Бүген утырышлар залында район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барган атналык район Советы киңәшмәсе булды.
"Уникаль су объектларын саклау" проектын һәм "Чиста яр" республика акциясен тормышка ашыру кысаларында 1нче мәктәп укучылары чишмәләрне җыештыруда актив катнаштылар.
Җәлил беренче урта мәктәбенең 5-7 сыйныф укучылары "Старт"чаңгы базасында узган көзге марафонда катнаштылар.
14 нче сентябрь көнне Җәлил гимназиясендә укучылар һәм педагоглар өчен бердәм Сәламәтлек көне узды.
«Мәктәпнең 50 еллыгына 50 кызыклы очрашу» проекты кысаларында Җәлил икенче урта мәктәбен тәмамлаучы Әсәдуллина Әлфия Мансур кызы белән очрашу.
2019 елның 13 сентябрендә Иске Кәшер урта мәктәбе укучылары «Чиста яр» республика акциясендә һәм «Яшел Россия» Федераль акциясендә катнаштылар. Акцияләрнең максаты-укучыларны әйләнә-тирәлекнең торышын яхшыртуга җәлеп итү.
Акция барышында түбәндәге бурычлар чишелде::
1) Камышлы елгасының ярларын һәм агачлыкны көнкүреш калдыкларыннан чистарту;
2) чишмәне төзекләндерү;
3) волонтерлык хәрәкәтен үстерү;
4) укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү.
Акцияләрдә катнашу безнең өчен бик мөһим, чөнки балалар катнашында акцияләр өлкәннәрне дә чисталыкны саклау кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итә. Соңыннан укучылар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен яздылар. Без әти-әниләр, олылар һәм балалар табигатькә җавапсыз карамаслар дип ышанабыз.
Бүген гимназиядә башлангыч мәктәп укучыларының ата-аналары өчен гомуми ата-аналар җыелышы узды.
«Форпост» отряды активистлары Вафина Раилә һәм Мөхәммәтгалиева Гүзәл, Җәлил икенче урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән «Экстремизмга-юк!»темасына сыйныф сәгате уткэрделэр.. Мондый сыйныф сәгатенең максаты: Теләсә кайсы формада көчләүгә һәм агрессиягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, үзеңә һәм кешеләргә, аларның мәдәниятенә карата хөрмәт формалаштыру, толерант аралашу сәләтен үстерү тора.
Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Юл хәрәкәте иминлеге" нең Сарман һәм Мөслим районнарында бүлек җитәкчесе Ситдыйкова Алсу Разин кызы "Юл йөрү кагыйдәләре. Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү" дигән темага түгәрәк өстәл уздырды.
12 сентябрь көнне 2-11 сыйныф укучылары арасында традицион Көзге кросс үткәрелде.Кросста катнашучыларның барысы да дистанцияне җиңел һәм күтәренке уздылар, һава торышы да спортчыларга юлдаш булды. Җылы кояш җылытты, җил финишка кереп китте.