26 август көнне Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Сарман муниципаль районындагы "Шәфкатъ" халыкка комплекслы социаль күрсәтү хезмәт дәүләт автоном учреждениесы" территориясендә квартал саен үткәрелүче социаль ярдәм алучыларны коткару һәм хезмәткәрләрнең янгын куркынычы вакытында үз-үзләрен тотышын тишерү өчен өйрәнүләр үткәрелде.
2019 нчы елның 26 нчы августында «Сарман районы Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе белгечләре Хөсәенова Р. Р. һәм Миннебаева р. Н. «Терроризмга юк дип әйтик!» дигэн акция уткэрделэр. Социаль хезмәтләр алучыларга терроризм проблемасы һәм терроризм куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат белән буклетлар таратылды.
27 нче август көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең 1 нче сыйныфка керүче балалары өчен күңелле бәйрәм чарасы булып узды. Балаларга театраләштерелгән тамаша күрсәтелде, уеннар үткәрелде, бүләкләр тапшырылды.
2019 елның 28 августына
2019 елның 27 август 18 сәгатьтән 2019 елның 28 августындагы 18 сәгатькә кадәр
Республикабызда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе дәвам итә. Бу чарага мәдәният бүлеге профсоюз оешмасы да кушылды. Беренче сыйныфка баручы балалар өчен 27 августта район мәдәният йорында канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате өчен җыелмалар тутырылган букчалар бүләк ителде. Балаларга изге теләкләрне мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова җиткерде. Истәлек бүләкләре тапшырды. Профсоюз рәисе Гөлнур Мадьярова да укучыларны яңа уку елына аяк басулары белән тәбрикләп, матур теләкләрен юллады. Район мәдәният йорты методисты Сәмәрә Хайруллина очрашуны уеннар, табышмаклар белән мавыктыргыч итеп алып барды. Балаларның яраткан урман хайваннары Аю (Алсу Нариманова) белән Куян( Илмира Нигъматуллина) да килде. Беренче сыйныфтагылар да үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: ромашкадан үз исемнәрен таптылар, санадылар, уеннарда актив катнаштылар. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләр тормышында бу истә кала торган вакыйга булды.
Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов уракның чираттагы бишкөнлеге алдынгыларын бүләкләделәр.
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Сарман авылы, Куйбышев урамы, 36 нчы йорт адресы буенча урнашкан КФҮнең Сарман филиалында консультацияләр 28 августта 9: 00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр узачак.
25 августта Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең каһарманнарча һәлак булуына 75 ел тулды. Туган иленең азатлыгы өчен батырларча көрәшкән Җәлилчеләрнең исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан Рангазар авыл китапханәсендә "Җәлилчеләр батырлыгы" дигән батырлык дәресе үткәрелде.
24 август көнне бөтенроссия акциясе нигезендә үткәрелгән "Төнге кино" киче үткәрелде
Бүген утырышлар зур залында атналык район Советы киңәшмәсе узды, аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.