Кичә, 25 август көнне, Сарман үзәк китапханәсенә “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясеннән “Әдәби хәзинә” тапшыруының төшерү төркеме килде.
24 август көнне Җәлилдә "Мәдәни мохит"проекты кысаларында чаралар узды.
23 август көнне Җәлилдә "Мәдәни мохит"проекты кысаларында чираттагы чаралар узды.
23 нче августта Җәлил беренче мәктәбе укучылары быел Россиядә уза торган һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында (WorldSkillsKazan 2019) булдылар.
Анда катнашучыларны волонтерлар каршы алды һәм Казан Теннис академиясенә озаттылар, анда кайнар аш һәм истәлекле бүләкләр көтте.
Аннары-иң кызыгы-"Казан-Экспо" маршруты буенча Волонтер-гид озатуында экскурсия. Укучылар үз куллары белән өр-яңа җиһазларны сынап карау, инновацион технологияләр куллануны үз күзләре белән күрү һәм WorldSkills да катнашу перспективаларын белү мөмкинлеге алдылар.
Мастер-класслар киләчәктә WorldSkills девизына ияреп, үз эшләренең югары сыйныфлы һәм көндәшлеккә сәләтле белгечләре булырга омтылырга өндәделәр.
Бүген Җәлилдә Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көненә багышланган митинг узды.
23 август көнне Сарман районы Сарман авылында яшәүче Нуриәхмәтовлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте.
22 август көнне Җәлилдә Россия флагы көненә багышланган бәйрәм узды.
Бүген – 23 август көнне Кәүҗияк авылында яшәүче Хафизова Нәкыя Мөхәммәтҗан кызына 80 яшь тулды.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шарипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, чираттагы бишкөнлек алдынгыларын бүләкләделәр. 1 төркемдә беренче урынны "Сарман" агрофирмасыннан Данияр Кәлимуллин алды.
Бүген район Советының зур залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитет җитәкчесе Әлфис Мөхәмәтгәрәев алып барды.