ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 1 июленнән 19 июленә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге «Частник» профилактик операциясе кысаларында үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышын профилактик рейдлар оештырылачак.

Бөтен илдән талантлы яшьләр 27-30 июнь көннәрендә Биләргә җыелды.

Бүген муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.


29
июнь, 2019 ел
шимбә

28 июнь көнне Җәлил поселогы мәйданында Россия яшьләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.


28
июнь, 2019 ел
җомга

Район яшьләрен бәйрәм белән Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, район хакимияте башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләделәр, иң матур теләкләрен җиткерделәр.

Бүген Яшьләр көне уңаеннан республика һәм район җитәкчелеге Сарман урта мәктәбе укучыларына зур бүләк ясады – спорт мәйданчыгын файдалануга тапшырды.

Бүген Яшьләр көне уңаеннан район үзәгендәге “Старт” чаңгы базасы территориясендә универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.

Һәр ел саен районыбыз китапханәчеләре  Россиякүләм, регионара, Мәдәният министрлыгы һәм ТРның Милли китапханәсе, Республика яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан оештырылган конкурсларда катнашалар. Чираттагы уңышлар да шуның ачык бер мисалы.

Татарстан Республикасы җирлекләре территориясендәге иң яхшы мәдәният учрежденияләрен һәм аларның хезмәткәрләрен  акчалата  бүләкләү  конкурсында иң яхшы мәдәният оешмасы исеменә Чукмарлы  авыл китапханәсе, иң яхшы мәдәният хезмәткәре исеменә Үзәк китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Гарифуллина Рәзинә Мәснәви кызы лаек булды.

Ә Әлмәт авыл китапханәсенең актив китап укучысы Михайлов Айнур  (җитәкчесе Мөхәмәтова З.Ә.) "Минем Россия" исемле Гомумроссия инновация проекты кысаларында үткән “Это была война...” Бөтенроссия  конкурсында III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Иҗади уңышлар телибез!

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе

Бүген Сарман аграр көллияте Чыгарылыш төркем укучыларына тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International