ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

Сарман муниципаль районы Шәрләрәмә авылында яшәүче Равил Габделхак улы һәм Роза Хәким кызы Шәйгардановлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. 

Сарман  районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегендәге Гарипова Мәрьям Сафин кызы 1 июль көнне үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

1 июль көнне Сарман муниципаль районының Җәлил поселогында сугыш хәрәкәтләре ветераннары көненә багышланган митинг узды.

Иске Кәшер авылынын Комсомол урамында юлны төзекләндерү эшләре дәвам итә

Сотрудники ГАУСО «КЦСОН «Шафкатъ» МТЗ и СЗ РТ в Сармановском муниципальном районе»       участвовали в  Республиканском  этапе Всероссийского конкурса  «Лучший работник учреждения социального обслуживания - 2019» по номинациям:

- «Лучший социальный работник учреждения социального обслуживания» социальный работникХамитова Раушания Рашидовна;

- «Лучшая медицинская сестра учреждения социального обслуживания» медицинская сестра по массажу Сафаргалина Резида Соббуховна и стали призерами II места.

Они были приглашены на заседание коллегии 27.06.2019г. Министерства труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан и получили дипломы и сертификаты номиналом 20 тысяч рублей  от рук министра труда, занятости  и социальной защиты Республики Татарстан Зариповой Э.А.

Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» үзәге социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең социаль хезмәткәре Шакирова Резидә Әхәт кызы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы халкына социаль хезмәт күрсәтү системасын камилләштерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

29 нчы июнь көнне Чураш мәдәният йорты ишек алдында «Шәҗәрәм башы - Чураш» дип исемләнгән бәйрәм булып узды. Бәйрәмгә авыл һәм шәһәрдән кайткан балалар чакырылган иде. Бәйрәм «Үзеңнең шәҗәрәң турында ни беләсең?» дигән темага әңгәмә белән башланып китте. Аннары татар халкының уеннары белән дәвам итте. Балалар «Чүлмәк вату», «Капчык киеп йөгерү»,«Олы гәлүш киеп йөгерү», «Кашык белән су ташу», «Кашыкка күкәй салып йөгерү», «Целлофан аша чыгу», «Күз бәйләп бәрәңге җыю», «Әйбер кисү» уеннарында бик теләп катнаштылар. Шулай ук «Озын толым» конкурсы да бәйрәмебезгә ямь бирде. Җыр, шигырь ,бию бәйгесендә балалар бик актив булдылар. Балаларга бүләкләр дә бик мулдан иде.

29 нчы июнь көнне Чураш мәдәният йорты ишек алдында " Шәҗәрәм башы- Чураш " дип аталган бәйрәм уздырылды. Бәйрәмгә авыл һәм шәһәрдән кайткан балалар чакырылган иде. Бәйрәм " Үзеңнең шәҗәрәң турында ни беләсең? " дигән темага әңгәмә белән башланып китте.

28 июнь көнне Сарман ял паркында Яшьләр көне үткәрелде. Шул уңайдан, Сарман үзәк китапханә хезмәткәрләре халык арасында «Наркотикларсыз тормыш» акциясе утәрделәр.

Әлеге чараның максаты-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм тәмәке тарту, алкоголизмны, балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркоманияне профилактикалау.


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Җәлилдә  "Мәдәни мохит" проекты кысаларында чаралар дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International