ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

14 нче июнь көнне Сарысаз-Тәкермән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авылыбызның балалары һәм кунак балалар белән «Авылымның табигать кочагында!» дигән исем астында аланлыкка экскурсиягә чыктылыр.Балалар табигатьнең матурлыгына,һаваның чисталыгына хозурланып, саф һавада төрле уеннар уйнадылар,ял иттеләр.Соңыннан күчтәнәчләр белән сыйланып, өйләренә таралдылар.

Үләнне чабу җәйге чорда җирлек территориясен төзекләндерү буенча мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора


16
июнь, 2019 ел
якшәмбе

Матур традиция буенча Җәлилдә «Мәдәни мохит»проекты кысаларында чаралар дәвам итә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе

Бүген, 15 июнь көнне, Сарман урта мәктәбе каршында оештырылган «Радуга» мәктәп яны лагеренда көн җәнлекләргә багышланды. Балалар хайваннарны сакларга кирәклеген белделәр. Өстәвенә, бу кыргый хайваннарны гына түгел, йорт хайваннарын саклауга да кагыла, чөнки соңгы елларда алар белән рәхимсез мөгамәлә мисаллары арта бара.


15
июнь, 2019 ел
шимбә

 Киләчәктә мин кем булырга теләвемне билгеләү-бу бик җаваплы сайлау, ул һәр баланың киләчәк тормыш юлына сизелерлек йогынты ясарга мөмкин. 15 нче июнь-Һөнәрләр көне-шундый исем астында чираттагы июль көне узды.

 


14
июнь, 2019 ел
җомга

Җәлилдә "Мәдәни мохит" проекты атна саен төрлеләнә бара.

«Кояшкай» мәктәп яны лагеренда күңелле балалар Сабантуе гөрләп узды.

«Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Сарман муниципаль районының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Э. М. Ибраһимова һәм Икътисад министрлыгының эшмәкәрләргә ярдәм фонды төбәк вәкиле А. Ф. Сабитова катнашында җыелыш уздырылды.  Алар Үзәк хезмәткәрләренә  төп хезмәттән тыш вакытта халыкка түләүле нигездә хезмәт күрсәткән очракта  «Профессиональ керемгә салым» махсус салым режимын куллану мөмкинлеге турында сөйләделәр, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.

2019 елның 13 июнендә «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, хезмәткәрләрнең  биләгән вазыйфаларына туры килү-килмәвен билгеләү максатыннан,  һөнәри стандартлар белән билгеләнгән белем, укыту, һөнәри күнекмәләрне һәм эш тәҗрибәсен исәпкә алып, социаль хезмәтләр күрсәтүче хезмәткәрләрне аттестацияләү булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International