13 нче июнь көнне район башлыгы Фәрит Хөснуллин «Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ГКУ вәкиле, ведомство карамагындагы структуралар җитәкчеләре, шулай ук подрядчы оешма җитәкчеләре катнашында, объектларда атналык күчмә киңәшмә үткәрде.
«Минем күңелле тубым " дигән спорт эстафетасы узды.
12 июнь көнне Ял паркында “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе узды. Акция кысаларында беренче сыйныфка баручы 24 балага мәктәп сумкасы һәм спорт киеме тапшырылды.
2019 елның 11 июнендә Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» үзәгендә социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды.
«2019 елда Татарстан Республикасы торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү» программасы кысаларында Ләшәү-Тамак мәктәбендә спорт мәйданчыгы төзелде. Авыл яшьләре һәм балалар бу спорт мәйданчыгында вакытларын бик файдалы һәм кызыклы итеп уткәрәләр.
"Салават күпере" лагеренда чаралар
12 нче июнь көнне Үзәк ял паркында Россия көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәм муниципаль район башлыгы Хөснуллин Ф.М. котлавы белән башланып китте. Ул Worldskills Казан-2019 флагы эстафетасын кабул итте. «Без – сәнгатьле халык» районкүләм бәйгесенең V сезонын ачып җибәрү уңаеннан, Сарман халык театры А.Алиш әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Сертотмас үрдәк» спектакле белән чыгыш ясады.
Кичә үткән чараларның берсе – ундүрт яшьләре тулган яшүсмерләргә паспортлар тапшыру. Аларга паспортларны тантаналы рәвештә муниниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тапшырды.
12 июнь көнне «Салават күпере» көндезге ялдагы лагерьда Россия көнен билгеләп үттеләр. Әлеге чараның максаты-илебез өчен мәхәббәт һәм горурлык тәрбияләү.
12 июнь көнне Җәлил Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Россия көненә багышланган концерт узды.