ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе

Сарман аграр көллиятенең 61 нче төркеме студенты Хәлиуллин Булат Марат улы «Авыл хуҗалыгы техникасын йөртү» номинациясендә җиңү яулады.

"Сарман аграр көллияте"нең 51 нче төркеме студенты Тимербаев Азат Нияз улы WorldSkills Бөтенроссия һөнәри осталык чемпионатында I урынны яулады.

Татарстан Республикасы техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков 28 майда 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман районы бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк.

2019 елның 22 маенда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында мәктәп укучыларының республика, Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чарада безнең район укучылары да катнашты. Гарипова Илзия (Җәлил беренче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы) химия буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчесе һәм укытучы Шәяхмәтова Рима Мөбарәк кызы, Яббарова Диана (Җәлил беренче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы) сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры һәм аны әзерләгән Шәйхетдинова Флүзә Фаварис кызы бүләкләнде.

Бүген музейда “Чорма” акциясендә актив катнашкан укучыларны бүләкләү тантанасы узды.           


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Илексаз мәктәбендә 1-9 нче сыйныф укучылары өчен Игелек дәресе үтте. Аны Сарман мәчетеннән Габдрахман хәзрәт үткәрде. Ул ата-ананы хөрмәт итеп яшәргә кирәклек турында сөйләде. Балаларга ата-ана хакының зурлыгы, аларны тыңлау, булышу - бәхеткә юл икәнен төшендерде.

Яшь буынга патриотик тәрбия бирү, танып-белү процессын үстерү, укучыларның физик сыйфатларын камилләштерү максаты белән Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге «Форпост» үзәге белән берлектә Сарман гимназиясе һәм Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары арасында «Ватанны саклаучылар» исемле конкурс үткәрде.

21 нче май көнне бистәбез музеенда сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу үткәрелде.

2018 ел эш нәтиҗәләре буенча “Татар телендә эшләп килүче иң актив корпункт” номинациясендә Сарман музее җиңүче булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International