Бүген Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы Татарстан Республикасы Законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Рангазар авылында Кыр Чишмәсен төзекләндерү буенча чаралар үткәрелде.
“Яңа гасыр“ телерадиокомпаниясе чыгарылыш сыйныф укучылары арасында быел да “Әйдә ТНВга!“ бәйгесе игълан иткән иде. Конкурс шартлары буенча анда катнашучы 3 җиңүче Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча белем алу өчен телерадиокомпаниянең грантын ота. Бәйгедә Җәлил бистәсенең икенче санлы мәктәбе укучысы Резидә Әлмиева да үзенең көчен сынап карады.
21 май көнне Зур Нөркәй авылында санитар-экологик икеайлык кысаларында 2 чишмә төзекләндерелде.
Май аенда киноучреждение коллективы, маршрут нигезендә, авыл һәм район мәктәпләрендә укучылар өчен «Солдатик» исемле яңа хәрби патриотик тәрбиягә багышланган фильмын күрсәтүне төгәлләп килә.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сарысаз Тәкермән авылында "Ерак Чишмә" чишмәсен төзекләндерү эшләре башкарылды.
Бүген Сарман гимназиясе базасында җиденче сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрелде, анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе вәкилләре дә катнашты. Алар укучыларга үткәрелә торган экологик конкурслар һәм акцияләр, шулай ук су һәм һава мониторингы методлары, Татарстан һәм Сарман районы су объектларының торышы, әйләнә-тирә мохит торышын мониторинглау алымнары, чистарту корылмалары турында, шулай ук табигый ресурсларга сакчыл карау ни өчен шулкадәр мөһим булуы турында сөйләделәр. Дәрес ахырында түгәрәк өстәл оештырылды, анда балалар планетада чүп-чар проблемасы турында фикер алыштылар.
2019 елның 19 май көнне безнең гимназиядә 4 А сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе үткәрелде.