Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсенең район территориясенә визиты 2019 елның 6 маенда булачак. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь киләчәк.
«Игелек классы. Хәзерге заман геройлары” Бөтен Рәсәй күләм акциясеннән Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да читтә калмады. Мәктәпнең Юнармеецлары тарафыннан “Сугышчан дан” залы буенча экскурсия оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең уй-теләкләрен белдереп, киләчәккә хат яздылар. Бөек Җиңүгә багышлап һава шарларыннан “салют” оештырдылар. Сугыш чоры балаларына багышлап “Маленькие герои большой войны» стенгазетасы чыгардылар.
25 апрель көнне Карашай-Саклау мәдәният йортында мәктәп укучылары белән "Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясе үткәрелде. Балалар “Георгий тасмасы” барлыкка килү тарихы турында белделәр һәм әби - бабайларына бүләк итү өчен Җиңү символы ясадылар.
Иске Кәшер авыл җирлеге, почта бүлекчәсе, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, социаль хезмәткәр катнашында баганалар агарту, аншлагларны буяу, аларнын территорияләрен тәртипкә китерә һәм чәчәкләр утырту буенча өмә узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы “Шәфкатъ” “Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре газ хезмәте, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, җирле үзидарә белгечләре белән берлектә 70 һәм аннан да өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарның өйләренә барып социаль җыеннары үткәрәләр. Җыеннар өлкән яшьтәге гражданнарның социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыгын билгеләү максатыннан сораштыру оештырыла.
27 нче апрельдә “Җәлил гимназиясе” директоры Булатова Гөлнара Назыйф кызы Казан шәһәре Яңа Савин районының 179 нчы гимназиясе базасында узган «Педагог» һөнәри стандартын гамәлгә кертү проблемасы буенча семинарда катнашты.
27нче апрель көнне Казан шәһәрендә бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган « А.С. Пушкин һәм Г. Тукай йолдызлыгында» дигән 3-нче Республикакүләм иҗади конкурсының ачык йомгаклау этабы узды. Анда «Җәлил гимназиясе»нең 4нче В сыйныфы укучылары Зиннатуллина Залина , Гатин Илфат , 1нче А сыйныфы укучысы Зиннатуллина Назилә катнашып , 1нче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре- Ихсанова Х.М. һәм Хисамова М.И.
1945 елның Җиңү мае тарих битләренә кереп бара. Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафлары көннән - көн сирәгәя.
Бу көннәрдә ветераннар тирә-юньдәгеләр тарафыннан аеруча игътибарга лаек Бүгенге көндә аларның иң яшь дигәннәренә дә - 90 яшь. Күпләрнең сәламәтлеге какшаган, 9 Майга багышланган чараларда катнашу мөмкинлеге дә, килеп бәйрәм белән котлардай кешесе дә юктыр. Ә бит ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр безнең игътибарга, кайгыртуга, күңел җылысына мохтаҗ…
Бу атнада Җәлил гимназиясенең 5 нче сыйныф укучылары НГДУ «Җәлилнефть» хезмәт даны музеенда булдылар. Бу көнне музейда Габдулла Тукайның 133 ел тууына багышланган әдәби укулар узды.
«Ел хәйриячесе» акциясе 2007 нче елдан башлап, ел саен уздырыла. Ул хәйриячелек хәрәкәтен үстерү, яңа формаларын булдыру һәм аларны тарату максатыннан үткәрелә.