ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Саклаубаш урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы "Пушкин һәм Тукай йолдызлыгында" республика иҗади конкурсының I дәрәҗә лауреаты булды.


28
апрель, 2019 ел
якшәмбе

27 май көнне Җәлил гимназиясендә 8-11 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү эше үткәрелде, аны Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкиле Вилданова Флера Дамир кызы, югары категорияле психолог – "КИМБ" уку үзәгенең һөнәри консультанты Вильданова Флера Дамир кызы үткәрде.

22 нче  апрельдән  25 нче апрельгә кадәр башкалабыз Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан VII нче Халыкара олимпиадаcының йомгаклау туры узды. Безнен гимназиябездән 9 нчы сыйныф укучысы Аманов Абдулазизбек бу чарада катнашып, бик зур тәэсирләр белән кайтты. Укучылар олимпиада биремнәре эшләделәр, “Татарстан –дөнья киңлегендә” темасына проект эше якладылар, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә катнаштылар, Казанның музейларында булдылар, төрле спектакльләр карадылар. Укучыбызга иҗади уңышлар телибез!

26нчы апрель көнне Сарманда инглиз теле буенча "Фәннең киләчәге" исемендәге муниципаль фәнни-гамәли конференциясе узды, анда "Җәлил гимназиясе"нең 8А һәм 8Б сыйныф укучылары катнашты. Алиева Шахри-җиңүче, Петров Кирилл-призер булдылар. Җитәкчеләр-Мөхәммәдьянова З. Ф. һәм Гатауллина А. Р. Укучыларыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез!

    26 нчы апрель көнне "Җәлил гимназиясе"ндә  " Габдулла Тукай- безнең маягыбыз"  дип исемләнгән чара үтте. Әлеге чараны укучылары белән туган тел һәм әдәбияты укытучысы Исхакова Резеда Шәрипҗан кызы оештырды. Бәйрәм шагыйрьләребезнең  шигырьләре һәм җырлары белән үрелдеп барды. Шулай ук бәйрәмгә бистәбездә эшләп килүче "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсеннән дә шагыйрәләр килде.  Әлеге чарадан укучыларыбыз бик канәгать калдылар.
 

27 апрельдә Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Эковесна-2019” санитар-экологик икеайлыгы кысаларында экологик өмә үтте. Барлык укучылар да актив катнашты. Чәчәклекләр тәртипкә китерелде.

     20- 27 апрельдә Илексаз мәктәбендә “Татар теле атналыгы” узды. Атналык вакытында төрле чаралар үткәрелде. Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен өйрәнделәр, әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар, шигырьләренә иллюстрацияләр ясадылар. Атналык кысаларында “Күңелләрдә син, Тукай! исемле газета чыгарылды. 26 апрельдә “Тукай яши безнең йөрәкләрдә” әдәби – музыкаль кичә узды. Ә 27 апрельдә Илексаз мәктәбенең иң грамоталы укучыларын билгеләү йөзеннән мәктәпкүләм диктант үткәрелде.

       Атналык эше бик актив барды, һәркем үзенә кирәкле мәгълүматлы булды. .


27
апрель, 2019 ел
шимбә

2019 елның 28 апреле:
Аязучан болытлы һава. 
Яңгыр рәвешендәге кечкенә һәм уртача явым-төшемнәр, урыны белән юеш кар.
Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба 8-13 м/с тизлектә, 
урыны белән 15-18 метрга кадәр. 
Төнлә минималь һава температурасы +5..+10.  
Көндез максималь һава температурасы +7..+12, көньяк районнарда +16.


26
апрель, 2019 ел
җомга

26 апрель – бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне. Тукай әсәрләрен өйрәнү, ана телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Тукай яши безнең йөрәкләрдә” әдәби – музыкаль кичә узды. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салихова Рәмзия Равил кызы үткәрде. Бәйрәмдә 1-9 класс укучылары катнашты. Укучылар матур итеп Г.Тукай шигырьләрен сөйләделәр, Г.Тукай әсәрләрен белүләрен күрсәттеләр, тормыш юлына бәйле сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан бәйрәм кичәсе "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Чара бик күңелле узды.     

Бүген  Кәүҗияк  төп гомуми  белем  бирү  мәктәбендә  бөек  шагыйребез  Габдулла  Тукайның  тууына  133 ел  тулуга  багышланган  иртә  узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International