ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Иске Кэшер авыл жирлеге Баткак авылында яшэучелэр бик телэп "Урман утырту коне" акциясендэ катнаштылар

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе

Бүген утырышлар зур залында район Советының атналык киңәшмәсе узды, аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

26 нче апрель көнне безнең мәктәптә татар җырчысы Марат Фәйрушин һәм якташыбыз Рузилә Бәдретдинова булды. Очрашу вакытында укучылар кунакларга сәхнә арты тормышы турында сораулар бирделәр, җырчыларның биографиясен белделәр һәм матур җырларын тыңладылар.

26 апрель– татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан Карашай-Саклау  китапханәсе балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары белән әдәби кичә үткәрде.

24 нче апрельдә поселок музеенда татар халкының бөек шагыйре Габдулла

Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган бистәкүләм әдәби-музыкаль

кичә булды. Анда безнең мәктәп укучылары да катнашты. Алар шагыйрьнең

шигырьләрен сөйләделәр. Тукай иленә сәяхәт һәркемгә ошады.

Җәлил беренче мәктәбе командасы  баскетбол буенча Сраман муниципаль  районы беренчелегендә беренче урынны яулады.

 Милләтебезнең  йөзек кашы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның  тууына  133 тулуга багышлап, Сарман үзәк һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре “Без Тукайны укыйбыз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.  Кичә Тукайның  “Бәйрәм бүген” җыры белән башланып китте.  Китапханәчеләр шагыйрьнең әкиятләре буенча әзерләнгән  театраль тамаша күрсәттеләр.  Бәйрәм барышында “Кояшкай” балалар бакчасы нәниләре, “Сарман гимназиясе" һәм “Сарман урта мәктәбе” укучылары бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Аларга өлкәннәр дә кушылды. Дамир Гарифуллин, Әхнәф Гатауллин үзләре язган шигырьләрне укыдылар. Бәйрәм Г.Тукайның "Туган тел" җырын бергә башкару белән тәмамланды.

Шулай ук бу көнне бәйрәмдә катнашучылар #сәламгабдулла #сэламгабдулла #hellogabdulla һәм #минтатарчасөйләшәм акцияләренә дә кушылдылар.

Карашай -Саклау авыл җирлегендә халык җыены булып узды

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Халык иминлеген янгынга каршы агитацияләү

2. Территорияне чистарту буенча икеайлык

3. Карашай Саклау һәм Чураш авылында көтүлекләр оештыру

Россиякүләм комплекслы оператив-профилактик "Россия балалары" акциянең беренче этабы кысаларында, Зур Нөркәй урта мәктәбендә 7 нче класс укучылары катнашында чаралар утте. Акциянең әһәмияте турында класс сәгате уздырылды...
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International