Азалак авыл җирлегенең Азалак авылында административ бина төзелеше башланды
Узган атнада Җәлил гимназиясендә укучылар балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор белән очрашты. Наркомания һәм тәмәке тарту профилактикасы буенча әңгәмә үткәрелде.
Чукмарлы авыл китапханәсендә “Терроризм – проблема современности” исемендә информация көне үтте.Укучылар өчен күргәзмәгә күзәтү ясалды.
Бүген Иске Минзәләбаш мәктәбендә районның кабул итү эвакуация пунктларын җәелдерү буенча чара узды.
2019 елның 7 марты:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә һәм иртән кар, юеш кар, урыны белән буран; көндез явым-төшемсез.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 7-12, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә
18 м / с кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -7..- 12, аязган вакытта-16º;
көндез максималь һава температурасы -3..-8 .º
Юлларда көчле бозлавык.
Районда волейбол ярышлары дәвам итә. 05 мартта балалар һәм яшусмерләр спорт мәктәбе командасы белән Аграр көллият командалары очрашты ,. Нәтиҗәдә Аграр көллият командасы 2:0 исэбе белән җиңү яулады.
Гарифуллина Әлфинур Шәйхенур кызы үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте-элек Сарман муниципаль районы "Җәлил шәһәр тибындагы поселогы" муниципаль берәмлеге Советы һәм Башкарма комитетының баш хисапчысы, хәзер пенсиядә, җирле үзидарә органнарында 38 ел эшләгән. Аны юбилее белән хезмәттәшләре һәм " Җәлил шәһәр тибындагы поселогы" муниципаль берәмлеге башлыгы котлады. Р. Ә. Кәримов, аңа нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Бүген Җәлил шәһәр тибындагы поселогы ветераннар советында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Якынлашып килүче бәйрәм белән котларга "Җәлил шәһәр тибындагы поселогы" муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р. А., Җәлил бистәсе Ветераннар Советы рәисе Мингазова А. Г., "Җәлилнефть" НГДУ ветераннар Советы Рәисе Хирисов Р. А., шулай ук "Ак калфак" һәм "Чишмәләр"ансамбльләре килде.
6 нче март көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинар-киңәшмәсе үтте.