7 нче март көнне Рантамак авыл мәдәният йортында Халыкара хатын кызлар көне уңаеннан «Яз гөлләре» исемле җырлы-биюле кичә булып узды. Бәйрәм кичәсен бәләкәй артистларыбыз да үз чыгышлары белән бизәделәр.
7 нче март көнне район мәдәният йортында районкүләм «Яз гүзәлләре» бәйгесенең гала-концерты булып узды. Бәйгедә 13 әни һәм кыз катнашты. «Яз гүзәлләре» исеменә Ләшәү-Тамак авылыннан Ишанова Диларам һәм Наилә лаек булдылар.
8 март көнне Ләшәү-Тамак авылында Фәрит Хөснуллин призларына ир-атлар арасында волейбол буенча ярышлар узды
6 нчы март көнне Чураш авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм кичәсе үтте.
2-3 март көннәрендә Жэлил бистэсенен мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык"нын 19-нчы ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы үтте.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе
6 март көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә кабул итү-эвакуация пунктын җәелдерү буенча чара узды. Чара гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия күнегүләре кысаларында узды. Өйрәнүләр барышында учреждениенең гражданнар оборонасына әзерлеген, вакытлы урнаштыру пунктларының, элемтә һәм хәбәр итү системаларының әзерлеген, чараларда катнашкан барлык белгечләрнең көйле эшләүләрен тикшерделәр.
6 нчы март көнне Иске Минзәләбаш төп гомуми белем биру мәктәбендә чираттагы директорлар жыелышы үтте. Жыелышта көн үзэк мәсьәләләр анализланды. Алга таба яна эш планнары йөкләнде
Учреждениеләр һәм оешмалар арасында волейбол буенча район беренчелеге (хатын кызлар) финал уеннары
«Ныклы гаилә» федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында Сарман муниципаль районында алимент түләүдән баш тарткан ата-аналарга хокукый ярдәм күрсәтү буенча гражданнар кабул ителде. Алар алиментларны рәсмиләштерү процедурасы уңаеннан мөрәҗәгать иттеләр. Барысына да тиешле хезмәтләргә документлар тапшыру тәртибе һәм исемлеге аңлатылды.