Бүген Сарман муниципаль районы Советының кече залында техник инвентаризация бюросының Сарман участогы эше йомгаклары буенча эшлекле киңәшмә узды.
Бүген Сарманда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр Министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин килде.
2-3нче март көннәрендә Җәлил бистәсенең Мәдәният сараенда эстрада сәнгатенең «Созведие»-«Йолдызлык» 19нче ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона бәйгесе үтте.
01-03 март көнне Сарман авылының "Старт" чаңгы базасында ТР «Сәламәтлек» XVI Спартакиадасы кысаларында авыл районнары арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Ярышларда республикабызның 13 муниципаль районыннан командалар катнашты.
Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
6 март көнне 10.00 сәгатьтә үзәк китапханәнең уку залында якташыбыз Ризатдинов Шәйхелмәрдән Заман улының “Туган җирдә моңнар башка” дип исемләнгән шигырьләр һәм җырлар китабын тәкъдир итү кичәсе узачак. Керү ирекле. Рәхим итегез!
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе
Җәлил поселок китапханәсе Хезмәт Даны музее белән берлектә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә ветераннар, мәктәп укучылары катнашты.
2019 нчы елның 27 нче февралендә Сарман муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгышы оештырылды. Концерт программасы үз эченә романтика һәм юморны алды, мәхәббәт, дуслыкка багышланган музыкаль номерлар белән үрелеп барды.
Янурыс авыл җирлегендә күп катлы йортта яшәүчеләр, авыл җирлеге башлыгы Мухамадиева А.А. һәм газ оешмасы вәкилләре катнашында җыелыш үтте.