ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

26 февраль көнне Сарман урта мәктәбендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе вәкилләре белән әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторлары Хәмидуллина Диләрә Энгелс кызы һәм Мухина Татьяна Юрьевна белән очрашу булып узды.

26 нче февраль көнне Ләке авылы мәдәният йортында районкүләм «Яз гүзәлләре» бәйгесенең беренче зона туры булып узды. Анда Ләке, Иске Әлмәт, Чукмарлы, Кәүҗияк, Илексаз, Мортыш-Тамак, Мортыш-Баш, Янурыс авылларынан әниләр һәм кызлар катнашты.

"Җәлил укулары" кысаларында Иске Минзәләбаш китапханәсендә герой-шагыйрь иҗатына багышланган чаралар кечкенәләр өчен дә, зурлар өчен дә үтте.15 февральдә 4 сыйныф укучылары белән "Муса Җәлил - каһарманлык үрнәге" исемендә әдәби иртә уздырылды. Укучылар шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы белән таныштылар, шагыйрьнең әсәрләрен яттан сөйләделәр.18 февральдә "Асыльяр" әдәби клубына йөрүчеләр белән "Үлемсез шигырьләр" дигән исемдә кычкырып укулар оештырылды.


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

2018-2019 уку елына мәгариф бүлегенең эш планы нигезендә, Сарман муниципаль районы мәгариф учреждениеләре укучылары арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм пропагандалау максатыннан "Һөнәрләр дөньясы " муниципаль профориентация конкурсы үткәрелде.

2019 елның 18 февраленнән 04 мартына кадәр өстәмә туклану мәсьәләләре буенча "кайнар линия" узачак.

2019 нчы елның 26 нчы февралендә “Җәлил гимназиясе” базасында «Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе узды.

25 нче февраль көнне районның гомуми белем бирү мәктәпләре арасында "Һөнәрләр дөньясында" конкурсы узды. Конкурста 7 команда катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең агитбригада призер булды.

           2019 нчы елның 20 нче февралендә Сарман муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен "Хозур"ветераннар вокаль ансамбле чыгыш ясады. Әлеге ансамбль инде берничә ел «Шәфкать» үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Ансамбль коллективы үзенең җырлары, уен-көлке, биюләре белән яхшы кәеф тудырды, өлкәннәрнең күңелләрен моң һәм шатлык белән тулыландырды.

2019 елның 27 февралендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында «кайнар линия» эшләячәк.

Халыктан җыелган үзара салым хисабына Карашай-Саклау һәм Чураш авылларындагы урамнар һәм тыкрыклар чистартылып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International