ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Балалар өчен террорчылыкка каршы «Заманча терроризм» дигән темага сыйныф сәгате узды

М. Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек герой - шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан Чукмарлы авыл китапханәсендә “ Татар халкының каһарманы – Муса Җәлил” – дигән күргәзмә төзелде, даими күзүтү ясалды. “ Көрәшкә бирелгән тормыш“ - дигән әдәби дәрес үткәрелде. Кичә барышында шагыйрьнең шигырьләре укылды. Укучылар аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторина сорауларына бик тиз җавап таптылар.

23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне, малайлар, әтиләр һәм бабайлар бәйрәме. Һәр баланың кадерле кешесен әлеге бәйрәм белән сөендерәсе килә. Ватанны саклаучылар көне алдыннан Сарман үзәк балалар китапханәсендә Сарман урта мәктәбенең 3 «А», «Б» сыйныф укучылары өчен тәбрикләү открыткасы ясау буенча мастер – класс үткәрелде. Әлеге открыткаларны ясау өчен кәгазь, кайчы һәм бераз вакыт кирәк булды. Балалар яраткан әтиләрен, бабайларын, абыйларын сөендерәсе килгән иде, шуңа күрә алар эшкә аеруча җаваплы карадылар. Барлык открыткалар да бик матур, пөхтә, изге теләкләр һәм котлаулар белән килеп чыкты.

2019 елның 19 мартында Сарман авылында хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча баш дәүләт хезмәт инспекторы Фидаил Хәернасовның гражданнарны кабул итүе планлаштырыла.


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

22 нче февраль көнне район мәдәният йортында районкүләм «Егет солтаны» бәйгесенең гала-концерты булып узды. Концертта Ләке, Ләшәү Тамак, Илексаз, Карашай-Саклау, Сарысаз-Тәкермән, Күтәмәле, Кәүҗияк, Колмәт, Зур Нөркәй авылы егетләре катнашты. 2019 нчы елның «Егет солтаны» исеменә Ләке авылыннан Иванов Эдуард лаек булды.

Бүген атналык киңәшмә алдыннан Башкарма комитет зур залында «Алар илгә Җиңү алып кайтты” китабын тәкъдир итү узды.

Бүген Сарман районы Башкарма комитетында Ватанны саклаучылар Көне уңаеннан патриотик сәгать үтте.

Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.


23
февраль, 2019 ел
шимбә

Күптән түгел 4 нче санлы «Сандугач» балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан очрашу кичәсе үтте.


22
февраль, 2019 ел
җомга

21 февраль көнне А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп белем бирү мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары Сарман аграр көллиятендә булдылар. Мавыктыргыч экскурсия көллиятнең бөтен территориясе буйлап узды. Укучылар лаборатория-гамәли дәресләр кабинетларында бик теләп булдылар, анда заманча авыл хуҗалыгы техникасы макетлары һәм үрнәкләре куелган. Аларның җиһазланышы һәркемне гаҗәпләндерде. Чөнки күп кенә егетләр,кызлар  беренче тапкыр машина һәм авыл хуҗалыгы техникасы руле артына утырдылар. Көллиятнең тулай торагы аеруча зур кызыксыну уятты укучыларда. Кызыклы экскурсия һәм студентларның кунакларга яхшы мөнәсәбәте булачак һөнәрне дөрес сайларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Күп кенә укучылар  көллияткә укырга керергә теләк белдерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International