Муса Җәлилнең тууына 113, Җәлил бистәсенә 55, НГДУ ”Җәлилнефть” оешуга 60, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел.
20 февраль көнне Сарман районы МБУ ДОД ДЮСШ «Старт» базасында җәлилче, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры Зиннәт Хәсәнов истәлегенә багышланган гомуми белем бирү учреждениеләре арасында биатлон буенча ярыш үткәрелде.
21 февральдә – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Лилия» балалар бакчасының өлкәннәр төркемендә “Әтием - горурлыгым” исеме астында әтиләр катнашында кичә уздырылды.
Петровка завод урта мәктәбендә хәрби җырлар бәйгесе узды.
21 нче февраль мәдәният хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көненә авыл яшьләре белән волейбол ярышы үткәрделәр.
21 февраль көнне Җәлил бистәсенең мәдәният сараенда Җәлил бистәсе мәктәпләре һәм гимназиясе арасында М.Җәлилнең 113 яшь тулуга, Җәлил бистәсенә 55 еллыгына, Җәлил газ һәм нефть чыгару идарәсенә 60 ел тулуга һәм Әфгәнстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулу унаеннан оештырылган нәфис сүз һәм җыр конкурсы фестивале булып үтте. Бу фестивальдә 2 нче Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбенең музыка укытучысы И.С.Шәйдуллина җитәкчелегендәге “Тамчылар” җыр һәм бию ансамбле I урынны яулады.
Карашай- Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбендә 21 февраль көнне Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.
15-16 февральдә Сарман гимназиясендә өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды.
Бүген Сарман районында туган якны өйрәнүчеләр очрашты.