ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте,тарихи көзгесе.21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Шул уңайдан, Сарман үзәк китапханәсендә “Газиз туган телем” дип исемләнгән әдәби квест үтте. Квеста МБГББУ “Сарман гимназия”се укучылары катнашты. Иң элек китапханәчеләр Халыкара туган тел көненең тарихы турында сөйләделәр.Ә аннан укучылар тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. Бу көнне без туган ягыбызның һәм туган телебезнең байлыгына, иркенлегенә, матурлыгына тагын бер кат инандык. Укучылар туган телне ничек яратуларын дәлилләделәр. Татар милләтен бөеклеккә күтәргән шагыйрьләребез искә алынды. “И туган тел, и матур тел, әткәм әнкәмнең теле!” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

2019 нчы елның 21 нче февралендә Сарман муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  хезмәт күрсәтү инструкторы Әхмәтова Г. М.  социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән гарденотерапия технологиясе буенча дәрес үткәрде. Дәресләр кысаларында үсемлекләр белән эшләү физик һәм психологик иминлеккә яхшы тәэсир итүче,  актив терапиянең иң борынгы төрләреннән берсе булып тора.

2019 нчы елның 19 нчы февралендә Сарман районы “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрәтү үзәгенең социаль – тернәкләндерү бүлегендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәргә психолог Зыятдинова Р.Т. бию терапиясе дәресләре уздырды. Бию терапиясе - өлкән яшьтә дә уңышлы кулланыла торган, психологик проблемаларны бетерү өчен, универсаль куркынычсыз ысул булып тора.

21 нче февраль көнне район мәдәният йортында «Җәлил укулары» бәйгесенең гала-концерты булып узды.

21 февраль көнне "Сарман" кинотеатрында Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар узды.

"Сандугач" балалар бакчасында һәр көнне эш гөрләп бара. 20 нче февральдә икенче кечкенәләр төркемендә тәрбиячеләр өчен ачык шөгыль күрсәтелде. Балалар, кунакка килгән Йомры  икмәккә ияреп урманга "бардылар", биремнәр үтәделәр, математика буенча  белемнәрен ныгыттылар. Апалар нәниләрне бик мактадылар, алга таба да уңышлар теләделәр.

21 нче февраль көнне гимназиябездә Туган тел көне билгеләп үтелде.

Ганиева К. гадел хөкем республика конкурсы призеры булды.

2019 нчы елның 20 нче февралендә Җәлил икенче урта мәктәбе укучылары өчен Яшь армиячеләр сафына керү тантанасы узды.

Сарман үзәк балалар китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан «Туган телебезне кадерләгән халык кадерле булыр» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә узды. Әлеге чарада МБББУ «Сарман гимназиясе»нең татар теле һәм әдәбият укытучысы Гөлия Мехаметлатиповна кызы җитәкчелегендәге 5 нче «В» сыйныф укучылары катнашты, очрашуның программасы бик бай һәм эчтәлекле булды. Кичәнең башы Халыкара туган тел көненең тарихына багышланган иде һәм туган телнең кыйммәтләре турында укучылар белән фикер алыштык, Татарстан Республикасында күпчелек халыклары рус һәм татар телле булуын искә төшерделәр. Балалар китапханәче сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар, үзәк балалар китапханәсе методисты Фаузия Язкаровна туган тел турында шигырьләрьне кычкырып укыды. Әңгәмә барышында балалар туган телләрне яхшы белүләрен күрсәттеләр, шулай ук халыкларның теле һәм гореф – гадәтләре белән бәйле мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International