6 нчы февраль көнне Иске Әлмәт авылында «Егет солтаны» районкүләм бәйгесенең чираттагы зона ярышы булып узды. Бәйгедә Иске Әлмәт, Кәүҗияк, Күтәмәле, Сарайлы, Иске Кәшер, Урта Кәшер, Яхшыбай, Рантамак, Рангазар, Ләшәү Тамак, Түбән Ләшәү, Иске Минзәләбаш, Куҗак авыллары егетләре көч сынаштылар.
5-6 февральда укучыларның ел саен көтеп алган,XXII Төбәкара балалар һәм яшьүсмерләр “Сандугач сайрар илем” фестивале үтте.
5 нче февраль көнне Азалак авылы мәдәният йортында «Егет солтаны» районкүләм бәйгесенең I зона ярышы булып узды. Әлеге зонада Азалак, Карашай-Саклау, Сарысаз-Тәкермән, Сулы-Саклау, Зур Нөркәй, Иске Имән, Шәрләрәмә, Сөлек, Юлтимер, Саклаубаш авылы егетләре катнашты. Аларга бәйгедә уңышлы чыгыш ясаган өчен дипломнар бирелде.
2019 нчы елның 5 нче февралендә Сарман гимназиясендә балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык бәйгеләренең муниципаль этабы узды: өстәмә белем бирү педагоглары арасында «Йөрәгемне балаларга бирәм», сыйныф җитәкчеләре һәм педагог-оештыручылар арасында «Кеше тәрбияләргә». Катнашучылар ачык чаралар күрсәттеләр, визиткалар бәйгесендә үзләрен күрсәттеләр һәм үзләренең тәрбия программаларын якладылар. Сарман урта мәктәбе укытучылары конкурста актив катнаштылар.
Петровка – Завод урта мәктәбендә 6 нчы февраль көнне директорлар киңәшмәсе узды. Анда Район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Фәйзрахман улы Мөхәммәтгәрәев, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова, “Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее” җитәкчесе Дания Мәмдүх кызы Кашипова, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариаты вәкиле өлкән прапорщик Ленар Хәмбәл улы Һадиуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Зиятдин улы Сабиров, методистлар һәм мәктәп директорлары катнашты.
5 февраль көнне Сарман гимназиясе базасында "Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә" "иң яхшы хезмәткәр» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды.
5 февраль көнне Мөслим районы Баланны авылында "Тарих һәм җәмгыять белеме буенча ГИА га әзерлек серләре һәм нечкәлекләре" темасына төбәкара семинар узды.
5 нче февраль көнне Сарман урта мәктәбендә якташыбыз, күпкырлы әдип, тарихчы, журналист, археограф, шәҗәрәче, балалар шагыйре Дамир абый Гарифуллин белән очрашу узды.
5 нче февральдә «Сарман гимназиясе» базасында берьюлы ике муниципаль конкурс узды.
5 нче февральдә Казан шәһәрендә «Нәрсә? Кайда? Кайчан? " программасы буенча мәктәп укучылары арасында Идел буе федераль округы интеллектуаль олимпиадасының төбәк этабы узды.