Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе
7 февраль көнне Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Сарман муниципаль районындагы "Шәфкатъ" халыкка комплекслы социаль күрсәтү хезмәт дәүләт автоном учреждениесы" территориясендә квартал саен үткәрелүче социаль ярдәм алучыларны коткару һәм хезмәткәрләрнең янгын куркынычы вакытында үз-үзләрен тотышын тишерү максатыннан Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Сарман муниципаль районы вәкилләре катнашында өйрәнүләр үткәрелде.
2019 елнын 6 нчы февралендә Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә хезмәткәрләр катнашында “Талантлар чишмәсе” дип исемләнгән концерт узды.
2019 елнын 5 нче февралендә Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль-тернәкләндерү бүлегенең сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр белән берлектә “Эх, минем яшьлегем” дип исемләнгән җырлы – уенлы бию кичәсе узды.
2019 елнын 4 нче февралендә Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен социаль-тернәкләндерү булегендә ял итүче композитор, автор – башкаручы Фәсхиев Яхъя Фәсхиевичның иҗат кичәсе узды.
7 нче февраль көнне Петровка-Завод авылы мәдәният йортында «Егет солтаны» районкүләм бәйгесенең чираттагы зона туры булып узды. Бәйгедә Илексаз, Колмәт, Ләке, Югары Чыршылы, Петровка-Завод, Янурыс, Каташ-Каран, Яңа Әхмәт, Мортыш-Тамак, Александровка, Чукмарлы авыллары егетләре көч сынаштылар.
5 нче февраль көнне Сарман гимназиясендә “Кеше тәрбияләү” һөнәри конкурсының район туры үтте. Педагогик осталыкны билгели торган традицион конкурс класс җитәкчеләренең һөнәри осталыгын камилләштерү һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак тормышка ашыру максатында үткәрелде.Әлеге конкурста безнең мәктәптән Калимуллина А.Н. катнашып матур чыгыш ясады.
Бүген Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1 сыйныф укучыларының гомерендә бер тапкыр гына була торган матур бәйрәмнәре - "Әлифба" бәйрәме булды. Нәни укучыларны мәктәпнең укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары Хуҗина З.А., Хисаметдинова А.Ә., әти-әниләре тәбрикләделәр. Бәйрәмне укытучылары Латыпова Саимә Фаязовна үткәрде.Нәни дусларыбыз бик матур җырладылар, берсеннән берсе матур шигырь сөйләделәр. Бәйрәм күңелле узды.
07 февраль көнне Сарман гимназиясе базасында "Педагог-психолог-2019" Бөтенрәссәй һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурс һөнәри дәрәҗәне күтәрү һәм мәгариф системасы педагог-психологларының иҗади потенциалын тулысынча тормышка ашыру максатыннан үткәрелде. Җәлил бистәсенең гомуми үсеш төрендәге 6-нчы "Теремкәй" балалар бакчасы педагог-психологы Хәсәнова Фәйрүзә Гаптелхәмит кызы муниципаль этапның җиңүчесе булды.
2019 елның 8-17 февралендә Көньяк Сахалинск шәһәрендә «Азия балалары»I Кышкы халыкара спорт уеннары узачак.