Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулу уңаеннан, Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Рәфикъ Кәримов ветераннар советы рәисе һәм хәрби-исәп өстәле белгече белән берлектә Ленинград фронтында сугышкан һәм Ленинград оборонасының каты сугышларында катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераны Харисов Фатыйх Харис улы янына бардылар.
"Теремок"балалар бакчасында үткәрелгән семинар-практикумда балаларның сөйләмен үстерүгә юнәлтелгән инновацион технологияләр каралды.Балалар белән белем бирү эшчәнлеге,мастер-класс,эшлекле уеннар аша катнашучылар теманы төрле яктан өйрәнделәр.Фикер алышуда "Теремкәй"балалар бакчасы коллективы эшчәнлеге уңай бәяләнде.
Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә отчет җыелышы
Бүген «Сарман» кинотеатрына Ленинградны фашист блокадасыннан азат ителүенең 75 еллыгына багышлап, 1нче Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары на «Сталинград» исемле документаль фильм күрсәтелде.
2019 елның 26 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.Аязучан болытлы һава.
Урыны белән кар явачак.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан.
Төнлә һаваның минималь температурасы -20..-25, аязган вакытта -30; көндез максималь һава температурасы -15..-20.
Юлларда бозлавык.
Бүген Сарман урта мәктәбендә яшь инспекторлар хәрәкәтенә (ЮИД) дүртенче сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә багышлау булды
27 - январь Русиянең хәрби дан көне. Ленинград блокадасын өзү көне билгеләнә.Ленинград блокадасы Русия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Төп-төгәл 871 көн дәвам иткән әлеге мәһшәрнең кайтавазы бүген дә үзен сиздереп тора. Шушы вакыгаларны укучыларга аңлату максатыннан 25 - январь көнне Сарайлы авылы мәктәбендә "Утлы боҗра эчендә 900 көн һәм төн"темасына өлкән сыйныф укучыларына Тарих укытучысы :Шамгунова Р.Р.,Шавалиев В.В. һәм авыл китапханәчесе Габдрахманова З.Г. катнашында батырлык дәресе үткәрелде.
2019 елның 22 гыйнварында Янурыс авыл җирлегендә отчет җыелышы узды.