Район оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре «Урман утырту көне» табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.
11 октябрь көнне Җәлил гимназиясендә активистлар слеты узды. Анда шулай ук педагог-оештыручылар да катнашты.
12 октябрь көнне Сарманда авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды. Ярминкәдә үзләре җитештергән продукция белән агрофирмалар, фермерлар, шәхси хуҗалыклар, авыл җирлекләре, мәктәпләр һәм балалар бакчалары сәүдә итте. Район үзешчән сәнгать осталары үзләренең зур концерт программасын тәкъдим иттеләр.
Бүген район үзәге Сарманда зур ярминкә оештырылды.
9 нчы октябрь көнне Җәлил гимназиясендә Сарман районының яшь белгечләре өчен семинар уздырылды. Чарада Татарстан Республикасының халык мәгарифе профсоюз комитеты баш белгече Гафарова Г.Э., Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Сәхипова И.Р. катнашты. Программада дәресләр карау һәм шулай ук тренинглар уздырылды.
Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте "Җиңү волонтерлары "эшчәнлеге кысаларында МБГББУ "Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең 10-11 сыйныф укучылары өчен"Риск: акыл,интуиция,тизлек, команда"дигән Бөтенроссия уены узды.
Район мәдәният йортында 10 октябрь көнне – Илексаз, 11 октябрь көнне – Азалак авыл җирлекләре үзешчәннәренең концертлары булып узды.
10 октябрьдә Сарман гимназиясе актлар залында белем бирү оешмалары җитәкчеләре, профсоюз рәисләре һәм Татарстан Республикасының халык мәгарифе профсоюз комитеты баш белгече Гафарова Г.Э. шулай ук Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Сахипова И.Р. катнашында кинэшмэ утте.
6 нчы октябрь "Агач утырту" көне дип игълан ителде. Карашай мәктәбе укучылары әлеге акция кысаларында мәктәп территориясендә җимеш агачлары утыртты. Алдагы елларда утыртып калдырган карлыганнар быел инде беренче җимешләрен дә күрсәттеләр.