ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

"Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә "Шәхси мәгълүматларны саклау" исемле виртуаль дәрес үткәрелде.

Максат: укучылар арасында Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалау.

Бурычлар: Интернет челтәрендә үз-үзеңне куркынычсыз тоту буенча гомуми принципларны формалаштыру һәм шәхси мәгълүматларны саклап калу.

 

Александровка авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты шагыйрә Клара Булатова белән очрашу булды. Үзенең чыгышында К. Булатова тамашачыларны үзенең иҗаты белән таныштырды, сорауларга җавап бирде, сугыштан соңгы авыр еллар турында хатирәләре белән уртаклашты. Безнең мәктәп укучылары җырлар җырладылар һәм аның иҗатыннан шигырьләр сөйләделәр. Кичә күңелле үтте.

Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенә Екатеренбург шәһәреннән күчмә “Планетарий” килде. Балалар һәм укытучылар коллективына йолдызлыклар, планеталар, космик корабльнең төзелеше белән таныштыра торган программа тәкъдим ителде. Шулай ук күк йөзе һәм су асты байлыклары турында да кызыклы мәгълүмат бирелде. Бер дәрес дәвамында барган сәяхәт барыбызга да ошады.

13 октябрь көнне Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәпнең 100 еллыгына карата теннис ярышы булып узды. Безнең мәктәптән дә укучылар бик актив катнаштылар.


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Туфан Миңнулиннынның әсәренә нигезләнеп төшерелгән «Мулла» кинофильмы 12нче октябрь көнне «Сарман» кинотеатрында hәм Саклаубаш авылы мәдәният йортында тамашачыга тәкъдим ителде. Тамашачы бу фильмны җылы кабул итте.

 Кечкенә татар авылын саклап калу ниятеннән, шушы җирлектэн чыккан Самат Әсфәндиярны узенен авылына мулла итеп алып кайта. Ләкин Әсфәндиярның кайтуына авыл халкынын барсы да шат булмый.

 

Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды

Мәктәпкә ярминкә үтте.

Баулыда «Хонда», «Кадет», «125 Стандарт», «Союзный» һәм «Восход»классларында Баулы шәһәре беренчелегенә балалар, яшүсмерләр, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында картинг буенча ачык ярышлар узды. 


13
октябрь, 2018 ел
шимбә

Зур Нөркәй урта мәктәбендә елдагыча коррупциягә каршы көрәш тиешле дәрәҗәдә алып барыла. Коррупциягә каршы көрәш чаралары кысаларында мәктәптә бик күп конкурслар үткәрелә. 1-9нчы сыйныф укучылары аппликация, 5-11нче сыныф укучылары инша конкурсында актив катнаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча урыннар билгеләнде. «Аппликация» номинациясендә башлангыч сыйныфлар арасында  4нче сыйныф укучысы...

12 октябрь  көнне Сарманда  авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International