ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

29 сентябрь көнне Җәлил бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды. Безнең мәктәп коллективы да бу чарадан читтә калмады. Ярминкәдән сатучылар гына түгел, экологик яктан чиста булган продукция алуларына, сатып алучылар да бик кәнәгать калды.

Быелгы туган көне Насиха апа өчен аеруча истәлекле булды, чөнки аны тәбрикләргә хәтта чит илдән дә кунаклар кайтып киттеләр.

Бүген Шәрләрәмә авылы ветераннар советы рәисе Роза Хәким кызы Шәйгардановага 70 яшь тулды. Нәтиҗәле хезмәте өчен, ул Татарстан Республикасы ветераннарының региональ иҗтимагый оешмасының “Ветеран хәрәкәтендәге казанышлары өчен” Почет билгесе белән бүләкләнде.

2 октябрь көнне Азалак авыл җирлегендә өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде. Чараның программасында музыкаль номерлар, котлаулар һәм чәй эчү булды

Кичә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда шикәр чөгендере алуда эшләүче механизаторлар янында булып, чираттагы җидекөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.

2 октябрь көнне Илексаз һәм Мортыш Баш мәдәният йортларында “Сезнең янда күңел яктыра” дип исемләнгән өлкәннәр көне үткәрелде.

1 октябрь – Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният йортында “Йөрәкләрдән йөрәкләргә күчсен җылылык” дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырылды. Бәйрәм муниципаль район Башлыгы урынбасары Г.Р.Гараеваның котлавы белән башланып китте. Ул өлкәннәргә ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде. Сәхнәдә үзешчән артистлар белән беррәттән сәхнә ветераннары да үзләренең җыр-биюләрен башкардылар.

28 сентябрь көнне Җәлил бистәсендә "Җир сулышы" Республика конкурсының йомгаклау чаралары үтте. 

01 октябрь көнне Карашай-Саклау авыл җирлегендә өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде. Чараның программасында музыкаль номерлар, котлаулар һәм чәй эчү булды.


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

«Форпост» яшьләр үзәге өлкәннәр көне уңаеннан акцияләр уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International