ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2018 ел
җомга

Кичә “Хәтер шәме” акциясе Сарманда кичә 20.30 сәгатьтә үзәк Ял паркында илебез азатлыгы өчен һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориаль комплекста үткәрелде.


21
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе
20 июнь көнне Сарман авылының Үзәк ял паркында әдәби дискотека үтте. Бәйрәм барышында төрле бәйгеләр, әдәби викторина, рольләргә бүлеп кычкырып укулар һәм әлбәттә инде дәртле биюләр булды.Китап укуны пропагандалау максатыннан китапханәчеләр бәйрәмгә килүчеләргә “Время читать!” акциясе үткәрде.

Бүген район Советы утырышлар залында балигъ булмаган балалр хокукларын яклау, аларның җәйге ялларын оештыру буенча җыелыш үтте.

     20 нче көнне Сарман районы “Шәфкатъ”халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез белән берлектә Татар халык ашлары көне узды. Дару үләннәреннән әзерләнгән чәй табынында кич утырдылар.

21 июньдә, «Тарихи хәтер» проекты кысаларында, Бөек Ватан сугышы башлануга 77 ел тулу уңаеннан, Бөтенроссия «Хәтер шәме» акциясе уздырыла. Акциядә район да катнаша.

Аланнарга чыкты хезмәт халкы,

Бүген – бәйрәм, бүген – Сабантуй!

Милли бәйрәм, татар милләтенең

Бабайлардан килгән күмәк туй!

21 июнь көнне көчле җил булуы ихтимал.


20
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

17 нче июнь көнне Янурыс хәм Каташ-Каранда Сабантуй утте

19 июнь көнне “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында  №1 Сарман гомүмбелем  бирү мәктәбе каршында оештырылган “Салават күпере” мәктәп яны лагерендә тәрбияви юнәлештәге  “Зарарлы  төтен  сере” исемле мултфильм карау, аның эчтәлеге буенча фикер алышулар һәм шул юнәлештә  профилактик әңгәмә оештырдылар. “Общее дело” иҗтимагый фондының материалларын кулланып, балаларга сәламәт яшәү рәвеше серләрен  төшендерделәр.

20 июньдә 19.00 сәгатьтә район үзәк китапханәсе Сарманның Үзәк ял паркында “Укыйбыз да, биибез дә” дигән әдәби дискотека үткәрә. Чарада дискотека, уеннар һәм конкурслар үткәрү каралган. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International