ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2025 ел
дүшәмбе

Сарман урта мәктәбенең «Точка роста» үзәге базасында «Информатика» предметы буенча «Своя игра» класстан тыш чарасы узды. 8 А сыйныфы укучылары «DreamTeam» һәм «Мегамозг» командаларына бүленгән иде. Балалар үзләренең интеллектуаль сәләтләрен генә түгел, командадашларына, шулай ук көндәшләренә хөрмәт күрсәттеләр.

Мәктәпнең эчке контроль графигы нигезендә,   Махмурахманова З.Ш.  "Кырым һәм Севастопольнең Россиягә кушылуы көне. Артекның 100 еллыгы» дигән темага ачык класс сәгате үткәрде.

1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә "Яз чәчәге умырзая"  темасына   түгәрәк эше.      

15 мартта Галиевлар гаиләсе үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. 

«Чиста буын  - 2025» профилактик акциясе кысаларында 6-9 сыйныф укучылары өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча юл йөрү кагыйдәләре инспекторы Хаҗиева Л. Р. һәм полиция вәкаләтле вәкиле  Зәйнәгетдинова Г. И. белән мөһим очрашу узды.

Олы Нөркәй урта мәктәбендә   "Изге эш-Ватанга хезмәт итү!" Татарстан Республикасында игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган парламет дәресе узды.  Дәрескә Олы Нөркәй авыл җирлеге башлыгы Сабитов Әсхәт нәҗхәт улы чакырылган иде. 

 Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә якташыбыз Рөстәм Нәбиуллинга багышланган Батырлык дәресе узды.

Олы Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кырым турында сөйләшүләр» интеллектуаль уены


16
март, 2025 ел
якшәмбе

15 нче март көнне МБББУ «Советлар Союзы Герое А. А. Казаков ис. Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбендә» бәйгедә  җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Хөрмәтле халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез.

Фидакарь хезмәтегез белән сез Сарман районы инфраструктурасының яшәргә сәләтле булуын тәэмин итеп, гражданнарның тормыш шартларын яхшыртуга зур өлеш кертәсез. Хезмәт күрсәтү спектрын даими киңәйтәсез, торак пунктларны төзекләндерәсез. Хезмәтегез предприятиеләр һәм учреждениеләрнең  өзлексез эшләвенең ышанычлы гарантиясе.
Зур тырышлык, җаваплылык, түземлек, махсус белем һәм осталык таләп итүче вазифаларыгызны югары дәрәҗәдә башкару белән беррәттән, куелган бурычларны хәл итүнең нәтиҗәле юлларын табасыз.
Бәйрәм көнендә күпьеллык хезмәтегез һәм һәр эшкә җаваплы карашыгыз өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
Сезгә район халкының иминлеге хакына хезмәтегездә чын күңелдән һөнәри уңышлар, бәхетле матур тормыш, ныклы сәламәтлек телим.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International