ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының "минем бизнес" үзәге төбәк бизнес-бергәлек вәкилләрен һәм битараф булмаган гражданнарны #МойбизнесПомогает Бөтенроссия хәйрия хәрәкәтенә кушылырга һәм Курск өлкәсенең балаларына һәм гаиләләренә ярдәм итү хәйрия акциясендә катнашырга чакыра.

11 нче ноябрь көнне «Сарман» кинотеатрында Гаилә елы кысаларында, Бөек җиңүнең 80 еллыгына әзерләнгән «Наша победа» дип исемләнгән акциягә катнашу максатыннан һәм якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан Үзәкләштерелгән китапханә һәм И.Шакиров исемендәге сәнгать мәктәбе коллективларына яңа төшерелгән «Рай под ногами матерей» исемле Кыргызстан фильмы күрсәтелде. Сеанс алдыннан наркоманияга каршы профилактика буенча видеороликлар күрсәтелде.

"Строки опаленные войной" проектын тормышка ашыру кысаларында, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучыларына әңгәмә үткәрелде.


10
ноябрь, 2024 ел
якшәмбе

Бүген "Петровский Завод" ҖЧҖ директоры Константин Брусованский ярдәме белән Лисичанск шәһәренә гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясе (20 тонна су) җибәрелде.

Бүген Сарман авылында Нигъмәтуллин Айнур Айдаш улы һәм Фәйзуллин Илсур Илшат улы белән хушлаштылар.

Айнур Айдаш улы 1974 елның 12 июлендә Татарстан Республикасының Сарман районы Иске Кәшер авылында туа. Механизатор-машина йөртүче белгечлеген Сарманның 91нче ПТУ-сында ала. 1992-1994 елларда Россия Кораллы Көчләре сафларында срочная хезмәт үтә.

Махсус хәрби операция зонасына 2023 елның 28 ноябрендә контракт буенча киткән.

2024 елның 15 сентябрендә хезмәт вазыйфаларын башкарганда батырларча һәлак була.

Фәйзуллин Илсур Илшат улы 1987 елның 11 июлендә Татарстан Республикасының Сарман районы Сарман авылында туган. Механизатор-машина йөртүче белгечлеген Сарманның 91нче ПТУ-сында ала.

Махсус хәрби операция зонасына 2024 елның 19 августында контракт буенча киткән.

2024 елның 31 августында хезмәт вазыйфаларын башкарганда батырларча һәлак була.

Якын хәрби хезмәткәрләрне югалту ачысын Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Геройлар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары! 

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм. 

Хезмәтегез зур ихтирамга лаек. Сез гомерегезне мөһим һәм җаваплы эшкә – гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, җәмәгать тәртибен саклауга, җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышладыгыз. Районыбызның иминлек сагында торучы полиция хезмәткәрләре алга таба да территориябездәге тынычлыкны һәм тәртипне тәэмин итәрләр дип ышанып калам.

Район иминлеге хакына куйган тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сузләремне юллыйм. Бай хезмәт тәҗрибәләрен яшь буынга җиткерүче хөрмәтле ветераннарга аерым рәхмәт һәм котлау сүзләрем. 

Бәйрәм белән котлап, һәрбарчагызга да исәнлек-саулык, ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар, тынычлык, иминлек телим.

8 ноябрьдә Сарман муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков килде. Бу визит әһәмиятле вакыйга булды, чөнки очрашуның төп максаты «Олимпия өметләре»балаларны савыктыру лагерен төзү процессы белән танышу булды.


9
ноябрь, 2024 ел
шимбә

 Бүген, 9 нчы ноябрь көнне, Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбендә дөньякүләм "Татарча диктант" акциясе узды. Бу чарада укытучыларыбыз һәм укучыларыбыз бик актив катнаштылар. Укучыларыбыз татар теленең матурлыгын һәм байлыгын танып, диктант язу процессында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Акция барышында укучылар арасында дуслык, бердәмлек һәм татар теленә мәхәббәт хисләре тагын да ныгыды.

8 нче ноябрь көнне "Үсеш ноктасы" үзәге җиһазлары белән "Җәлил 1 нче урта мәктәбе" базасында психология факультетының беренче курс студентлары катнашында ачык дәрес үткәрелде. Дәрес барышында балалар укытучысы Мостафина Н.К. белән "Үсеш ноктасы" үзәге җиһазлары белән бергә эшләделәр. Дәрестә һәр укучы үзен бөек тикшеренүче итеп хис итте.


8
ноябрь, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты "балачакны яклау мәсьәләләре буенча Дайджест"җыентыгының 19 нчы санын әзерләгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International